Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президентны сайлый


Иранда президент сайлавында илбашы Мәхмүд Әхмәдиниҗат һәм тагын 3 намзәт көч сынаша.

Төп көндәшләр Әхмәдиниҗат һәм реформачыл намзәт Хөсәин Мөсави. Шулай ук сайлауда Мәһди Каруби һәм Моһсән Ризаи катнаша.

Сайлау комиссиясе вәкиле тавыш бирергә килүчеләрнең саны моңа кадәр булмаган "югары", дип белдерде. Тәһранда һәм илнең башка шәһәрләрендә сайлаучылар тавыш бирер өчен чират тора.

Кемнең сайлануына карап Иранның көнбатыш белән мөнәсәбәтләре үзгәрергә мөмкин, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG