Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гармуны үз иленә кайтты


Заһидулла Яруллин ясаган гармун
Заһидулла Яруллин ясаган гармун

Заһидулла Яруллин татар музыка сәнгатенә нигез салган шәхес. Аның кулы белән ясалган гармуннарның берсе Киев шәһәрендә яшәүче оныгы Наиләдә саклана. Бу тарихи ядкарь Украинадан Татарстанга кайтты.

Танылган татар композиторы Заһидулла Яруллин 1888 елда Мамадыш өязенең Түбән Сөн авылында туа. Төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнә, аннан соң көйләр яза. Шул ук вакытта үз куллары белән бик матур тавышлы берничә гармун да ясый. Шуларның берсен малае Фәритнең кызы Наиләгә васыять итә.

Наилә ханым Киев шәһәрендә яши. Заһидулла абыйның тагын бер малае Мирсәет, әтисенең васыятен үтәп, гармунны Киевка, Наиләгә илтеп тапшыра. Менә 45 ел вакыт узгач, Наилә Яруллина данлыклы гармунны “Азатлык” хәбәрчесе аша Татарстанга җибәрде. Вакыт аз булу сәбәпле хәбәрче Наилә ханым белән очраша алмады. Аңа гармунны Киев кунакханәләренең берсендә Әсхать Кашапов тапшыра. Әсхать абый Украинада татар җәмгыятен оешмтыручыларның берсе.
Әсхать Кашапов гармунны “Азатлык” хәбәрчесенә тапшыра


“Мин Киевта яшәүче бик күп татар белән элемтәдә торам. “Шүрәле” балетын язган композитор Фәрит Яруллин кызы Наилә белән дә таныш. Аның хәзер сәламәтлеге бик әйбәт түгел. Ул, җай булса гармунны Татарстанга җибәрергә уйлады. Мин үлсәм, гармун кемгә кала, дип борчылды”, диде Әсхать Кашапов.

“Азатлык” хәбәрчесе Чаллыга кайкач Киевта яшәүче Наилә Яруллина белән элемтәгә керде һәм гармун тарихы белән кызыксынды. Наилә Яруллина гармунның төгәл ясалу вакытын белми.

“Шунысы хак, гармун сугышка кадәр ясалган. 1964 елда бабам Заһидулла үлеп китә. Үләр алдыннан улы Мирсәеттән шушы гармунны миңа бирүне сораган. Мирсәет васыятьне үтәп, гармунны миңа тапшырды. Хәзер мин олы яшьтә, гармунның Ватанында, Татарстандагы музейда булуын телим”, диде Наилә Яруллина.

Сәнгать белгече Тәлгать Фәхрәзиев Заһид Яруллин гармунын сыный
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, татар сәнгать мәктәбе өлкән укытучысы Тәлгать Фәхрәзиев Заһидулла Яруллин гармунының Татарстанга кайтуына мондый бәя бирде:

“Бу вакыйга мине тетрәндерде. Гармун яхшы сакланган, ул күптән ясалган, шулай да тавышы бик чиста. Татарстанның теләсә кайсы музее өчен, сәнгать кешеләре өчен бик кыйммәтле бүләк. Зур шәхесләр белән бәйле гармун ул”, диде.

Әлбәттә, әлеге гармун Яруллиннар гаиләсенә, аннан инде музейга тапшырылыр дип көтелә. Украинада яшәүче Наилә Яруллина, Заһид абыйның оныгы гармунның түбән Сөн авылы музеенда булуын тели.
XS
SM
MD
LG