Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Азәрбайҗан газын ала башлый


Русия һәм Азәрбайҗан газ тармагында хезмәттәшлек итү турында килеште. Русия президенты Дмитрий Медведевның Бакыга сәфәре кысаларында Русиянең "Газпром" һәм Азәрбайҗанның "Сокар" ширкәтләре арасында рәсми килешү имзаланды.

Анда Русиянең, киләсе елдан башлап, Шаһ-Дениз ятмасыннан табылган газны сатып ала башлавы турында әйтелә.

Уртак матбугат очрашуында Дмитрий Медведев: " Бу газ өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлекне алып бару өчен яхшы башлангыч", диде.
XS
SM
MD
LG