Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы шартлауда 5 кеше һәлак булды


Гыйракның Хадита шәһәрендә шартлау нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булды, 30 артыгы яраланды. Җирле полиция мәгълүматларына караганда, базар янында торган машина шартлатылган булган.

Соңгы көннәрдә Гыйракта, күбесенчә Багдадта булган шартлауларда берничә дистә кеше һәлак булды.

АКШ гаскәрләр Гыйрак шәһәрләреннән июль башында чыгарылды, андагы хәлләр өчен җәваплылык хәзер тулысынча Гыйрак хакимиятләрендә ята.
XS
SM
MD
LG