Accessibility links

Кайнар хәбәр

Россиян милләтен кору хыялы (I)


Оренбурда үткән этнологлар корылтаенда Валерий Тишковның чыгышы Русия халыкларын саклауга түгел, ә Россиян милләтен булдырга багышланган.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосында, бигрәк тә аналитик тапшыруларда милләтләр язмышы, татар халкы язмышы турында фикер алышулар еш була. Һәм бүген милли мәгълүмат чараларының төп темасы да.

Чыннан да, милләт язмышы турында шагыйрьләр, журналистлар, укытучылар, милли хәрәкәт әгъзалары генә түгел, бөтен кеше уйлый, һәм бу табигый хәл. Бу көннәрдә татар милләте хакында сөйләшер өчен бер зур сәбәп бар.

Күптән түгел Оренбурда бөтен Русия этнологларының корылтае үтте. Бу җыенда, әлбәттә, Русиянең милли сәясәте, милләтләр турында җитди сүз барган. 300-ләп галим, шул исәптән чит илләрдән килгән вәкилләр дә Русиядәге милләтләр турында сөйләшкәндә, бәлки, татар халкы язмышы турында да сүз булгандыр.

Әлеге корылтайда катнашкан тарих фәннәре докторы, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Исхаков түгәрәк өстәл кунагы.

Дамир әфәнде, ничегрәк үтте бу корылтай? Татар өчен файдалы булдымы?

Дамир Исхаков. Корылтай файдалы булды. Әмма эш шунда ки, бу корылтайлар ике елдан ике елга кабатланып тора. Советлар Берлеге вакытында булган корылтайлар белән чагыштырганда, бу чараларның дәрәҗәсе түбәнрәк. Бу Берлек җимерелгәннән соң фәннең дәрәҗәсе төшеп китү белән бәйле.

Ләкин шуңа да карамастан, Русиядә милли өлкәдәге төп проблемалар тикшерелде һәм кызык фикерләр дә әйтелде. Казаннан галимнәр шактый иде, шуңа күрә без анда үз фикерләребезне әйттек. Башкортстаннан килгән татар галимнәре дә бар иде. Мәсәлән, Фаил Сафин. Ул этнология институтының сәяси мәсьәләләр бүлеген җитәкли.

Казаннан да кешеләр шактый иде. Мәсәлән, фәннәр академиясеннән Розалинда Мусина, Гөлнар Габдрахманова, Лилия Сәгитова. Бәлки, кешеләр күбрәк тә килгән булыр иде. Әмма акча аз булу сәбәпле, бөтен теләгән кешеләр дә бара алмады. Русия буенча теләк белдерүчеләр 600 чамасы булган, 300 кеше генә катнашты.

Римзил Вәли. Валерий Тишков Русиядә бер милләт булдыру һәм шул исәптән башка милләтләрнең мәдәниятләре дә яшәргә тиеш дигән карашны ничек күзаллый?

Дамир Исхаков.
Мин Русия фәннәр академиясе этнография институтының җитәкчесе Валерий Тишков белән сөйләштем. Ул: “Россия милләте” дигән китап әзерләнә”, дип әйтте. Ул китап чыкканчы Мәскәүнең мәгариф нәшриятында “Русия халкы” дигән китап та чыгарга тиеш.

Бүген Русия идеологларының бер өлеше, бигрәк тә хәзерге властька хезмәт итүчеләр арасында идеологик караш бар. Илдә бер генә милләт булырга тиеш дигән фикер Русия җитәкчеләренең чыгышларына да үтеп керде.

Минемчә, Валерий Тишков хәзер бу фикерне фәнни яктан нигезләргә тырыша. Бүген бер нәрсә аңлашыла, бу Советлар Берлеге таркалганчы “совет халкы” дигән төшенчәгә туры килә торган бер төшенчә, минемчә. Аның мәгънәсе бик гади, Русиядә бер милләт була, башка милләтләр этник мәдәни берәмлек буларак саклана.

Бер генә милләт булгач, аның эчендә бер әйдәп баручы көч була. Билгеле, бу руслар. Дөнья күләм караганда бу сәеррәк караш. Русиядә хәзер шундый процесс бара, соңгы вакытта Мәскәү тарафыннан Татарстанга карата кулланган һөҗүмнәрдә дә күренә. Татарстанның эчендә милләт оешмасын, берләшмәсен өчен төрле эшләр эшләнә, чаралар күрелә.

Милләт этномәдәни берәмлеккә әйләнергә, ләкин сәяси берәмлек булу туктарга тиеш. Сәяси берәмлек берәү генә – Русия булырга тиеш. Бу юл белән барган вакытта, билгеле, Русия федератив төзелешле дәүләт булудан туктаячак.

Римзил Вәли. Милли республика дигән төшенчә хәзер ниндидер сүгенә торган сүз, шеш, яман нәрсә, большевиклар калдыгы кебек искә алына. Әгәр дә республикаларының хокукый әзерлекләре җитәрлек булмаса, милли республикаларны бөтенләй бетереп ташларга теләр иделәр. Милләтләрне бетерү омтылышы һаман да хыял булып каламы, әллә практик гамәлләр дә бармы?

Дамир Исхаков.
Минемчә, Мәскәү сәясәте уңышка ирешергә мөмкин. Бигрәк тә хәзерге вәзгыятьтә Русиядә бер кызык хәл килеп чыкты. Икътисад кризисы тирәнәйгән саен, элек тизрәк үскән төбәкләр начаррак хәлдә калды. Чөнки алар зур кредитлар алганнар, бурычка батканнар. Мәскәү ярдәменнән башка бу эш мөмкин түгел. Татарстан да шундый ук хәлдә.

Римзил Вәли.
Татарстан һәм башка республикалар көнбатыш индустриясе белән дә, валюта системасы белән тыгыз бәйле.

Дамир Исхаков.
Свердловски, Төмән өлкәсе дә шундый ук хәлдә. Икътисади яктан Мәскәүгә бәйле булу сәбәпле Русия алып барган шушы сәясәт берникадәр уңышка ирешергә мөмкин. Әмма бу уңыш, минемчә, вакытлыча гына булырга мөмкин.

Төбәк ничек атала, Казан губернасымы, әллә Татарстанмы, бу әһәмиятле түгел. Аның эчендә әле исән булган чын этномәдәни милләт бар икән, ул өскә балкып чыгар. Күреп торабыз бит, соңгы вакытта мәгариф системасыннан милли-мәдәни компонентны юкка чыгару мәсьәләсе килеп тугач, татар милләтенең бар икәнлеге аңлашылды. Татарстан президенты бу дөрес эш түгел дип үз фикерен әйтте. Гомумән, Татарстан һәм башка милли төбәкләр дә моңа каршы чыкты.

Римзил Вәли.
Димәк, әгәр дә милләтләр безгә республика кирәкми дип тәкъдим итсә, Русия парламенты бик рәхәтләнеп яңа кануннар кабул итәр. Милләт үзе югалырга теләмәсә, вәзгыятьне үзгәртү җиңел түгелдер.

Дамир Исхаков.
Мин шулай дип уйлыйм. Әгәр дә милләтләр каршылык күрсәтәләр икән, аларның сәяси оешу формаларын бер кем дә юкка чыгара алмый. Әгәр дә шундый басым көчәеп барса Чечен республикасында булган вакыйгалар нәрсәгә китерергә мөмкин икәнен ачык күрсәтә.

Бәлки Русия идеологлары алга таба, перспективага уйлыйлардыр. Русия фәннәр академиясендә танылган географ Гранберг җитәкчелегендә эшче төркем төзелгән. Ул Русия эчендә яңадан эчке бүленешне оештыру мәсьәләсендә эшли.

Тишков әфәнде үз чыгышында, хәзерге Русия җитәкчеләре арасында илне эчке яктан административ юл белән бүлгән вакытта этник факторның әһәмиятле булуы мөһим түгел дигән фикер барлыгын да күрсәтте. Бер вакыт Идел буе бүлгесе, ягъни округы төзелә башлаган вакытта Рафаэль Хәкимов белән сөйләшеп утырган идем. Санадык, Идел буе бүлгесендә татарларның саны 13%-ка җитә иде. Хәкимов, татарларның санын икегә тапкырлыйбыз, чөнки алар аракыны азрак эчә, шуңа күрә, санын күбрәк итеп санарга кирәк, диде.

Русияне ничек кенә бүлсәң дә, һәр төбәктә татар барыбер була. Шуңа күрә бүленеш мәсьәләсе гади генә хәл ителми. Мин Русиядә бер генә милләт калдыруны бераз утопик идея дип уйлыйм.

50 елдан соң Русиядәге русларның саны яртыга кимергә, ә башка халыклар артырга мөмкин. Бигрәк тә Урта Азиядән килгән халыклар артачак, һәм Русиядә мөселманнарның проценты кырыктан уза дигән фаразлар бар. Шуңа күрә әгәр татар исән калырга теләсә, киләсе берничә дистә ел эчендә бик каты эшләргә тиеш.

Римзил Вәли. Бер яктан, уңай күренешләр дә бар. Мәсәлән, соңгы 20 елда күпме китап чыкты, күпме фильм төшерелде, күпме фәнни һәм мәдәни оешмалар барлыкка килде. Милләт өчен уңай шартлар туды һәм Татарстанның дәрәҗәсе дә күтәрелде. Болар бит уңай күренешләр.

Әмма шул ук вакытта балалары өйдә татар телендә сөйләшми торган буын күбәеп китте. Мәктәпләрдә, гомумән, балалар азая. Татар мәктәпләрендә дә, татар авылларында да алар азая. Газет-журналларның тиражлары төшә. Университетта бушка укырга теләүчеләрнең саны кими бара. Шушы шартларда татар нишләргә тиеш дигән сорау да туа.

Дамир Исхаков.
Минемчә, татар факторына Татарстанда һәм гомумән Русия күләмендә тиешле дәрәҗәдә игътибар җитми. Мин моны тәнкыйтьләп әйтмим, ә татарлык мәсьәләсе сәясәтнең нигезе булуын аңламауны әйтергә телим.

Мәсәлән, Башкортстанда башкорт милләте оешып кына килә. Соңгы ике дистә ел эчендә башкортлардан шактый үскән милләт ясадылар. Ә татар үз дәрәҗәсен алай күтәрә алмады. Безнең потенциаль мөмкинлекләр башкортларга караганда күпкә артыграк иде. Бу Татарстанда алып барылган татарстанлылар төзү сәясәте белән дә бәйле дип уйлыйм мин. Аның авыр яклары да бар, чөнки Татарстандагы халыкның яртысы татар түгел.

Римзил Вәли. Татар халкының эчендә дә яртысы тагын татар түгел...

Дамир Исхаков.
Ансы да бар. Бу катлаулы әйберләр. Әмма менә шуның турында уйлаган вакытта бездә иң җитешмәгән яклар – ул татарның үсеш, интеллектуаль дәрәҗәсенә игътибары җитмәве. Бу - интеллигенциягә игътибар җитмәү, интеллигенция төркемен үстерү мәсьәләләре һәм гомумән сәләтле балаларны укыту системасын күтәрү мәсьәләләренең тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавы.

Бу, билгеле, акча белән дә бәйле. Минем күзәтүләр буенча, Татарстанда милли мәдәниятне һәм этномәдәни тармакны үстерү мәсьәләләре икенче дәрәҗәдә кала бирә. Бу минемчә, зур ялгыш, чөнки Татарстанны икътисади яктан үстереп, аның мәдәнияте артта калган очракта без бернинди уңышка да ирешмәячәкбез.

Римзил Вәли.
Депутатлар да, кайбер чиновниклар да ачыктан-ачык мондый бәхәскә кермиләр, үз фикерләрендә генә калалар. Чыннан да, Башкортстанда күбрәк эшләнә, чөнки аларның республикада да, читтә дә халыклары азрак, территориясе дә күбрәк, планнар да, аппетитлар да зуррак. Башкортны үстерү омтылышы чыннан да зур, дәүләт дәрәҗәсендә шәбрәк алып барыла. Нәтиҗәсе күренми. Барыбер глобализация басып бара.

Ә Татарстанда, санап карасак, мәдәнияткә, мәгарифкә, радио-телевидениегә чыгарылган акчалар шактый. Дөнья татар конгрессында бер ничә дистә кеше әгъза булып тора һәм 20-ләп кеше аппаратында эшләп утыра. Конгресс белән мәдәният, мәгариф министрлыклары зур проектлар эшли. Алга да барабыз кебек бит.

Дамир Исхаков.
Чагыштырулар еш була торган әйбер. Докладларда тоталар да, Советлар Берлеге белән чагыштыралар. Әмма совет чорында татарның хәле нольгә якын иде. Дөнья дәрәҗәсе белән чагыштырырга кирәк. Мәсәлән, Казакъстанны алыйк. Анда казакъ халкын күтәрү өчен бик зур эшләр эшләнә. Алар белән чагыштырганда, безнең дәрәҗәбез бик түбән.

Бездә искедән килгән гадәт бар, акчаны күбрәк төрле оешмаларга һәм институтларга бирәләр. Гадәттә, ул акчаларның 80%-ы әрәм ителә. Ниндидер укытучыга яисә студентка грант бирүләренә мин үзем дә аптырап китәм. Ә әйдәп баручы галимгә бер тапкыр да акча биргәнен ишеткәнем юк. Бик сирәк кенә дәүләт бүләкләре була, әмма ул биш-ун елга бер тапкыр гына эләгә.

Минемчә, безнең мәдәниятне, фәнне күтәрүчеләргә ярдәм кирәк. Бөтен кешене түгел, ә аларны үстерү кирәк. Моны эшләү өчен Татарстанның стратегиясе булырга тиеш. Мин ни өчен гел Башкортстан белән чагыштырам, чөнки Татарстанда мәгарифне үстерү буенча программа өстендә эшләү башланды гына. Ә шундый ук программа Башкортстанда 2002 елда ук эшли башлаган. Бездә бу эш барып та чыкмаска мөмкин.

Башкортстанда милли хәрәкәттә катнашкан галимнәр барысы да сәясәткә керде, дәүләт органнарына урнашты. Татарстанда милли хәрәкәттә катнашкан кешеләрнең берсе дә беркайда да уза алмады. Әгәр дә шундый өлкәләрдә аерым уйланылган стратегия юк икән, ул вакытта безнең интеллектуаллар бу эшләрдә катнашмыйлар икән, ни кадәр генә син Татарстанның икътисадын үстереп, аны алга чыгарырга уйлама, ул барыбер алга чыга алмый. Чөнки мәдәниятсез нигез булмый. Ә мәдәният этник йөзсез була алмый.
XS
SM
MD
LG