Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада наркоманнарны табигатьтә дәвалыйлар


Түбән Камада наркоманиядән дәваланучы яшьләр төркеме Көньяк Урал төбәгеннән сәфәрдән әйләнеп кайткан. Ике атнага якын 10 егет һәм кыз елгаларда көймәләрдә йөзгән, табиги шартларда яшәгән.

Мондый сәфәрләрдә йору - авырудан арындыручы программаның бер өлеше. Әлеге программаны Түбән Камадагы нарколог Рамил Сөнгатуллин уйлап тапкан. Әлеге чара үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, программаны үткән дистәләрчә кеше наркоманиядән дәваланган, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
XS
SM
MD
LG