Accessibility links

Кайнар хәбәр

IMF: Дөнья кризистан чыга башлаган


(IMF) Халыкара валюта фондының яңа хисабында, дөнья рецессиядән әкренләп чыга башлаган, әмма киләчәк әлегә томанлы күренә, дип әйтелә.

Халыкара валюта фондының баш икътисадчысы Оливье Бланшард, тернәкләнүгә нигез бирүче ике факторга игътибарны юнәлтә.
Беренчедән, ширкәтләргә дәүләт биргән акчалата ярдәмнән башка да хәрәкәт итәргә кирәк, ди ул.

Икенчедән, ул халыкара сәүдә системаларын яңача корырга тәкъдим итә. АКШ товарларын күбрәк читкә чыгарырга тиеш, ә Азия дәүләтләренә киресенчә күбрәк читтән ала башларга кирәк, ди шушы икътисад белгече.

Әмма экспорт-импорт юнәлешләрен үзгәртү бик авыр булырга мөмкин, чөнки моның өчен дөньядагы куллануны яңача корырга туры киләчәк, ди Бланшард.

АКШтагы куллану кризис башланганнан соң нык кына кимегән, моның зыянын ничектер каплар өчен, Халыкара валюта фонды икътисадчысы, Кытай һәм башка Азия дәүләтләренә акчаны үзләренә күбрәк тота башларга тәкъдим итә.

Бланшард, алга киткән илләрнең икътисадларын сәламәт түгел, дип атый. Әмма үсеп баручы илләргә әле берничә ел кризиска кадәр булган күләмдә акчаларның килүен көтәсе түгел, ди Халыкара валюта фонды белгече.

Ул, киләсе елда җитештерү, кризиска кадәр чор белән чагыштырганда, түбәнрәк дәрәҗәдә булыр, дип фаразлый. Әмма шул ук вакытта, эшсезлекнең кинәт артуына да сәбәп күрми.

Бланшард, тернәкләнүненең бик әкрен баруы АКШны финанс ярдәмне дәвам иттерергә мәҗбүр итәргә мөмкин, ди.

Бу үз чиратында эчке дефицитны арттыра ала. Бу очракта АКШтан капиталларны чыгару, долларның бәясе бик каты төшү куркынычы бар, дип язылган Халыкара валюта фондының яңа хисабында.
XS
SM
MD
LG