Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исерекне иснәү ярамый


Машина йөртүчеләргә, хәмер эчкәнлеген тышкы кыяфәтләренә һәм алкотестерга гына карап, җәза бирергә ярамый. Русия Югары мәхкәмәсе карары шундый.

Русия баш прокуратурасы үзенең интернет сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, илнең Югары мәхкәмәсе шулай итеп Омскида яшәүче Азамат Сагнаевның моңа кадәр булган кагыйдәләргә шикаятьләрен дөрес дип тапкан.

2003 елда Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган күрсәтмәләргә ярашлы, юл-патруль хезмәте инспекторы машина йөртүченең сулышында алкоголь исе булуын сизү дә җитә иде. Ә аның микъдары күпме булуын билгеләү таләп ителмәде. Ул документ шулай ук, химик-токсикологик тикшерү өчен, шикләнелүчедән кан алуны да күз уңында тотмый.

Автомобильчеләр хокукларын яклау өлкәсендәге белгечләр Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган ул күрсәтмәләрнең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мутлыкларына киң мөмкинлекләр ачуын әйтә килде. Мәсәлән, адвокат Виктор Травин фикеренчә, юл милициясе тарафыннан кулланылучы алкотестерларны спиртлы эчемлекнең теләсә күпме микъдарына көйләп була.

Төгәл кагыйдәләр

Шул ук вакытта 2007 елның июленнән гамәлгә кергән административ хокук бозулар кодексы сәрхүшлек кимәленә тәгаен ачык билгеләмә бирә. Аңа асәсан, канының бер литрында саф этил спирты 0,3 һәм бер граммнан артык һәм сулышында 0,15 тән алып бер миллиграммнан артык булганда гына, машина йөртүче исерек санала. Авыздагы яман хәмер исе дә, махсус җайланмада төснең үзгәрүе дә, бу күрсәткечләрнең дөреслеген әйтә алмый.

Шушы хәлләрне исәпкә алып, РФ Югары мәхкәмәсе, табиблар нәтиҗәсе булмыйча торып, милиционерларга машина йөртүчене административ җәзага тарту тәртибен тыю турында карар итте. Шулай итеп хәзер махсус дәваханәләрдә алынган кан күрсәткечләре генә рульдәгеләргә хөкем билгеләү карарын чыгаруга нигезлек бирә ала.

Баш прокуратура вәкилләре фикеренчә, “мәхкәмә машина йөртүчеләрнең тулы медицина тикшерүе үтү хокукларын кире кайтарды”.

Уңай һәм кире яклары

Шулай да яңа тәртипләрнең дә нәтиҗәлелеген шик астына куючы белгечләр бар. Алар фикеренчә, әлеге кагыйдәләр дә бик үк камил түгел.

Югары мәхкәмә карарының тискәре ягы шунда – хәзер теге яки бу машина йөртүче юлга исерек килеш чыгарга базнат итә икән, ул инде милиция хезмәткәрләреннән ничек котылу хәйләләрен дә белә. Шушы фикерне “Авторадио”га Красноярск автомобильчеләре хәрәкәте рәисе Иван Смолин да әйтте.

“Шул ук вакытта яңа тәртипләр Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте вәкилләренең үз вазыйфаларыннан артыгын кыланып файдалануына, аларның мутлыкларына да юлны яба, монысы инде уңай күренеш, - ди И. Смолин. – Һәрхәлдә, яңа кагыйдәләрнең файдасы күбрәк”.
Монысын инде вакыт һәм тәҗрибә генә күрсәтер.
XS
SM
MD
LG