Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил премьер-министры Европада сәфәрдә


Израил хөкүмәте башлыгы Беньямин Нетаньяһу бүген Европага 4 көнлек сәфәрен башлады. Лондонда Нетаньяһу Британия премьер-министры Гордон Браун һәм АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Джордж Митчелл белән очрашачак.

Чәршәмбе көнне Израил премьеры Берлинда Германия канцлеры Ангела Меркель белән сөйләшүләр уздырачак.

Европа җитәкчеләре белән очрашуларның көнтәртибендә көнбатышның фәлестин җирләрендә яһүдләр өчен торак төзүне туктату таләбе һәм Иранның атом программасы булыр, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG