Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил премьеры Лондонда АКШ вәкиле белән очрашты


Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу һәм АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Джордж Митчелл бүген Лондонда сөйләшүләр уздырды.

АКШ Израилне Үрдүн елгасының көнбатышы һәм көнчыгыш Иерусәлимдә торак төзүне туктатырга чакыра. Бу төбәктә солых урнаштыру эшләренә киртә булып тора.

Нетаньяһу бу чакыруларны кире кагып килде, әмма сишәмбе көнне Британия премьеры Гордон Браун белән очрашудан соң мәсьәләгә чишелеш табарга әзер булганын белдерде.

Израил хөкүмәте башлыгы Европада 4 көнлек сәфәрдә. Бүген ул канцлер Ангела Меркел белән очрышыр өчен Берлинга бара.
XS
SM
MD
LG