Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан көндәшлеккә тәртип салучыларны җыйды


Казанда БРИК (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай) яклавы астында беренче тапкыр Конкуренция мәсьәләләре буенча халыкара конференция уза. Бу чара югары үсештәге икътисад шартларында конкуренцияне үстерү мәсьәләләренә багышлана.

Сишәмбе көнне бу чара ачылышында Русия премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, Һиндстанның Конкуренция буенча комиссиясе рәисе Данендра Кумар, Кытайның дәүләт сәүдә-сәнәгать административ идарәсе министры Жу Бохуа, Бразилия финанс министрлыгының икътисади мониторинг буенча сәркатибе Антонио Энрике Силвейра, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Сишәмбе көнне узган очрашуда Бразилия, Русия, Һиндстан һәм Кытайның ведомство җитәкчеләре уртак килешүгә кул куйды. Аның нигезендә БРИК яклавында конкуренция буенча халыкара конференцияне даими рәвештә оештыру хакында искәртелә. Аерым алганда, яклар дөньякүләм финанс кризисын җиңеп чыгуда актив конкурент сәясәтенең төп факторларының берсе булуын искәртә. Шулай ук әлеге килешү нигезендә БРИК ведомстволары конкуренция сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча алга таба фикер алышырга әзер булуын белдерә.

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев сүзләренә караганда, әлеге 4 илнең конкуренция ведомстволарының Казандагы очрашуы БРИК форматында халыкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне киңәйтүнең уңышлы үрнәге булып тора.

Бу чара кысаларында дүшәмбе көнне “Корстон” үзәгендә Русия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең коллегия утырышы да узды. Коллегия утырышыyда ведомство һәм аның төбәк органнарының узган яртыеллыктагы эшчәнлеген анализладылар. Коллегия утырышында федераль чиновниклар һәм Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Казанда үтүче җыенның төп максаты “Монополиягә каршы икенче пакетның” (бу өлкәдәге законнарга конкуренцияне үстерүне күздә тотып кертелгән үзгәрешләр һәм чаралар комплексы) гамәлгә керүе белән бәйле. Иң күп үзгәрешләр “Конкуренцияне яклау турында”гы федераль канунга кертелгән.
XS
SM
MD
LG