Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:57

Быелның май аенда Алабугадагы татар зиратында вәхшилек кылына. Утыздан артык каберлектәге ташлар, чардуганнар җимерелә. Гаеплеләрне табу, аларга җәза бирү урынына зираттагы кабер ташларының җимерелүен милиция җил-давылга сылтый.

“Прокуратура, милиция хезмәткәрләре бу җинаять эшен яптылар. Кабер ташлары җимерелүен җилгә сылтадылар, имеш, аларны җил аударган. Мин метереологик станциягә шалтыратып белешмә алдым. Кабер ташлары җимерелгән вакытта куркыныч җилләр булмаган. Иң көчле җил 10м/секунд булган. Бу зур җил түгел. Шундый фикергә килдем, җимерелүне җилгә сылтау бик мәкерле эш. Моны җинаять эшен ачмау өчен җилгә сылтаганнар. Бу эш артыннан бик күп йөрергә кирәк. Шуңа тукталып калдым. Прокуратурага гариза биргән Фәүзия Бәйрәмова да яхшы җавап бирмәгәннәр, ахры. Эш тукталды”, диде Алабуга ТИҮ рәисе Рәфыйкъ Мәхмүтов.

“Монда мин килгәндә 30-лап кабер җимерелгән иде. Халык арасында вәхшилек турында хәбәр таралгач, Ф. Бәйрәмова прокуратурага гариза биргәч, зиратта милиция кешеләре күренә башлады. Ауган кабер ташларындагы исемнәрне язып алдылар. Шундагы милиция кешеләренә әйттем, менә мондарак тагын 3-4 ватык кабер ташы бар дидем. Алар ул кабер ташларын торгызып куюларын әйттеләр.

Бу эшкә бик гаҗәпләнәм. Алар җинаятьчеләрне табасы урында, криминаль анализ ясыйсы урында, кабер ташларын үзләре торгызып йөри. Монда шаһитлардан сорашу да булмады. Хәкимияттән дә берәү дә килмәде. Бик гаҗәп. Ташларны җил аударды дигән сүз - ахмаклык. Көчле җил булса Алабугада нәрсә дә булса авар иде, бездә авардай нәрсәләр күп, ташлардан башка да”, ди Алабугада татар зиратыннан ерак түгел урамда яшәүче Әлфир Гыйльванов.

Бу каберлек янында Әлфир Гыйльванов(с), Рәфыйк Мәхмүтов

Рәфыйк Мәхмүтов әйтүенчә ,Марина Цветаева күмелгән урыс зираты Алабуганың тарихи тыюлыгы тарафыннан саклана, күзәтүчелек тә тора. Шәһәр уртасындагы татар зираты белән кызыксанучы юк. Биредә дә танылган шәхесләр күмелгән. Шулардан кырым татары шагыйре Җаманаклы Рәшидов, Гаяз Исхакыйның туганнары, профессор Ганиев һәм башкалар. Туристлар килеп күрсәләр, шаккатырлар иде, ди Мәхмүтов.

Әлфир Гыйльванов “Азатлык” хәбәрчесенә мондый фикерен дә әйтте: “Зиратта мондый вәхшилек кимендә өч тапкыр булды. Кайсы ел икәнен хәтерләмим. Шундый бер җимерүдән соң зират каравылчысы Хәтирә ападан җинаятьчеләрне таптылармы, дип сорадым. Хәтирә апа, зиратны җимергән яшүсмерләрне таптылар, ләкин аларны шундук армиягә җибәрделәр, диде".

Алабуга зиратындагы быелгы вәхшилек уңаеннан җинаять эше ни өчен ачылмаган? Шәһәрнең милиция башлыгы урынбасары телефон аша үзенең фамилиясен әйтергә теләмәде. Ул аңлатма алу өчен “Азатлык” хәбәрчесенә Алабуга махсус чакыру ясады.

Алабуга милициясенең җавабын болай да фаразларга була. Шушы шәһәрдә чыгучы “Алабуга нуры” газеты зираттагы вәхшилек сәбәпләрен аңлатуны сорап милициягә мөрәҗәгать иткән булган. Газет мондый җавап алган “Милиция хезмәткәрләре вакыйга урынын тикшерде һәм мондый нәтиҗә ясады. Җимерелүләр табигать гарасаты нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ясалган зыян рәвеше моны дәлилли”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG