Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" пилоты Анапага исерек хәлдә килгән


Новороссийскиның транспорт прокуратурасы Анапа-Казан юлында пилотның исерек булуы сәбәпле юлчылык очкычының тоткарлануын тикшерә.

“Татарстан” һава ширкәтенең Ту-154 очкычы 54 юлчы белән Кара диңгез буендагы Анапа шәһәренә 6 сентябрьдә килгән.

Шул ук көнне кире Казанга китәргә тиешле очкычны бер көнгә тоткарлаганнар.

Табиблар очучының канында хәмер булуын раслаган.

Һава аланында исерек хәлдә йөргән өчен аңа 500 сум штраф җәзасы билгеләнгән.

Тоткарланган очышның 76 юлчысы бер төнгә кунакханәгә урнаштырылган һәм иртәнге аш белән тәэмин ителгән.
XS
SM
MD
LG