Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачай-Черкездә мөфти урынбасары үтерелде


Черкез шәһәрендә Ураза бәйрәме көнне Карачай-Черкез республикасы һәм Ставрополь төбәге мөселманнары диния идарәсенең рәис урынбасары, Ислам институты ректоры Исмәгыйль Бостанов атып үтерелде.

Бостанов машинасы юлда кызыл утка туктагач, билгесез кешеләр аңа ут ачкан дип хәбәр ителә.

Бостанов шунда ук һәлак булган.

Русиянең Азия өлеше диния идарәсе рәисе, мөфти Нәфыйгулла Аширов “Бу бик дәрәҗәле дин әһеле иде. Аны Кавказда гына түгел, бар Русиядә беләләр. Ул республикадагы Ислам институтын җитәкләде. Төньяк Кавказдагы хәлләрне мин дини эшчәнлек белән генә бәйләмәс идем. Анда каршылыклар һәм проблемалар бик күп", - диде.
XS
SM
MD
LG