Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдинеҗад Көнбатышның ачуын чыгаруы белән горурлана


Иран президенты Мәхмуд Әхмәдинеҗад аның Холокостны инкарь итү белдерүләренең Көнбатышта ачу чыгаруына горур булуын белдерде. Бу хакта ул Европа Берлегенең тәнкытенә җәвап биргәндә белдерде.

Әхмәдинеҗад элегрәк ясаган чыгышында Икенче дөнья сугышы вакытында миллионлаган яһүд кешесенең үлү хәбәренә шик белдергән иде.

Иран Көнбатыш илләр белән үзенең атом программасы мәсьәләсендә каты каршылыкта тора.

Иран президенты сишәмбе көнне БМОның Гомум Мәҗлесендә катнашырга җыена. Анда аның чыгыш ясавы көтелә.
XS
SM
MD
LG