Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

Алтынчы технологик баскычны биотехнология заманы дип атыйлар. Галимнәр микробиология өлкәсендәге казанышлар генетик, көчле, кабатланучан һәм дәваланмый торган авырулар турында күзаллауны үзгәртәчәк диләр. Хәтта СПИД кебек зәһәр авыруларны да дәвалап булачак.

Кәүсә күзәнәге - организмдагы барлык күзәнәкләрнең дәвамчысы. Бу күзәнәкләр организмдагы вирусларны үтерә, кан күзәнәкләренә яңа тормыш бирүгә сәләтле. Андрей Киясов Татарстанда кәүсә күзәкләрен саклау банкы барлыкка китерү программасын тормышка ашырган. 2003 елдан бирле Казан дәүләт медицина университетында мондый банк эшләп килә. Хәзерге көндә анда йөзләгән кешенең кәүсә күзәнәкләре саклана. Русиядә бу банк күзәнәкләр саклауның иң алдынгысы булып санала.

Бу өлкәдәге тикшеренүләр Киясов тарафыннан инде үткән гасырның 80 нче елларында ук башланып киткән һәм ул дөньяда беренчеләрдән булып кәүсә күзәнәгенең чирләрне дәвалый алуын дәлилли.

Медицина фәннәре докторы Киясов әйтүенчә, бүген кәүсә күзәнәге ярдәмендә көчле һәм кабатланучан йөрәк авыруларын, шикәр чире, генетик тайпылышларны һәм башка бик күп афәтләрне дәвалап була инде. Әмма бүгенге көндә бу ысул киң кулланылыш тапмаган.

Кәүсә күзәнәгенең иң уңышлы чыганагы булып кендек каны санала. Аны бала тугач, кендеген кискәндә алалар һәм пробиркада күзәнәк саклау банкына алып баралар. Монда ул дистә еллар буена саклана һәм үзенең сыйфатын үзгәртми. Мондый хезмәт 55 мең тора. Киясов бәянең югары булуы кешеләрнең моңа риза булмавының сәбәбедер дип уйлый. Әгәр дә бәясе 20-30 меңгә төшсә, бу вакытта процедурага бик күпләр ризалашыр иде, ди ул.

Әгәр дә бала кайчан да булса кан, йөрәк, бавыр авырулары белән чирләсә, кайчандыр алынган кәүсә күзәнәген күчереп утырту ярдәмендә сәламәтләнәчәк.

“Бүген зыялылар бу ысул белән балаларының киләчәген биологик яктан иминиятләштерә. Бу бит машина, йорт иминиятләштерү генә түгел. Мин, мәсәлән, үземнең беренче машинамны хәтерләмим дә. Ә баланың сәламәтлеген “иминиятләштерү” аны көчле авырулардан саклап калачак. Шулай ук, генетик яктан туры килсә, абый һәм апаларын да коткара ала.

Күзәнәк технологияләренең үсүе кәүсә күзәнәге белән дәвалауның кулланылу өлкәсен киңәйтәчәк.

Галим әйтүенчә, генетик яктан охшаш татар белән урысларның 8-10% халкы организмы СПИД авыруына каршы тора ала, аларга мондый чир беркайчан да янамый. Шушындый кешеләрдән кәүсә күзәнәге алып, ВИЧ белән авырганнарга күчереп утыртсак, бу афәт белән көрәшеп булачак, ди Киясов. Бу программа алдагы 3 ел эчендә сыналачак, практикада эшләнеп каралачак.

Дин кендек каны күзәнәген алып, кешене дәвалауны гөнаһ дип санамый. Ә менә яралгыдан (эмбрионнан) алынган күзәнәкне саклауны дин вәкилләре өнәми. Чөнки бу яралгыдан барлыкка киләсе җан иясен үтерү була.

XS
SM
MD
LG