Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзә хисабы турында БМО резолюциясен кире кага


Израил БМО Гомум мәҗлесенең узган кышта Газзә сызыгындагы хәрби бәрелешләр вакытындагы сугыш җинаятьләре турындагы гаепләүләрне тикшерүне таләп итүче резолюциясен кире какты.

Резолюциядә БМО Кеше хокуклары шурасының Израилне дә, Газзә сызыгында хакимияттә булган Хәмасны да гаепләүче һәм, алар бу гаепләүләрне үзләре тикшермәсә, аларны Халыкара җинаять мәхкамәсенә бирүне таләп итүче хисабы хуплана.

Атнакич тавыш бирүдә бу резолюцияне 114 ил хуплады, 18-е каршы тавыш бирде һәм 44-е тыелып калды.
XS
SM
MD
LG