Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан хәрбиләре яңа уңышлар турында белдерә


Пакстан хәрбиләре илдәге террорчыларга каршы чараларын дәвам итә. Хәрбиләр илнең көньягындагы Вәзирстан төбәгендаге Талибанның мөһим ныгытмаларын яулпа алуын хәбәр итте.

Сишәмбе Әфган чигенә якын Лада һәм Сарарога шәһәрләрендә сугышчы көчләргә каршы зур хәрби чаралар оештырылган. Хәрбиләр сүзчесе ул чаралар вакытында сугышчыларның күбесенең төбәктән качып китүен, бер өлешенең яшеренүен белдерде.

Хәрби чараларда 17 октябрьдән бирле 500-дән артык сугышчы үтерелгән.

Хәрбиләр биргән мәгълүматны, төбәккә хәбәрчеләр һәм һуманитар ярдәм вәкилләре кертелмәү сәбәпле, бәйсез рәвештә раславы кыен.
XS
SM
MD
LG