Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сезнең нинди музейга барганыгыз бар?


- Ике ел элек Милли музейга барган идек. Истә калган әйбер - хатын-кызларның алтын бизәнү әйберләре. Безнең халык бик бай булган. Элек Казанда тәңкә акчалар дә койган булганнар.

- Кол Шәриф мәчетенә ел да барабыз.Ул безнең мөселман үзәге. Аның төзелеше заманча, бизәлеше бик матур.

- Мин Иркутскидан килдем. Минем өчен Казан шәһәре тулаем музей кебек.

- Былтыр шагыйрь Муса Җәлил музеена барган идек. Безгә аның шигырьләре турында сөйләделәр. Андый экскурсияләр безнең мәдәни мирас турында белемебезне арттыра.

- Татар халкы турында күбрәк белү өчен, Кремль музеена быел көз бардым. Анда татар милли бизәкләре белән таныштым. Алкалар, беләзекләр, чулпылар күрдем. Татарлар белән горурланам.

- Без сынлы сәнгать музеенда Ярослау шәһәреннән килгән рәссам Петровның күргәзмәсен карадык. Ул пыялага пумала белән түгел, бармаклар белән буяп мультфильмнарга рәсем төшерә. Бу минем өчен дулкынландыргыч зур бер ачыш булды.

- Шагыйрь Габдуллла Тукай музеенда булдык. Ул бик күп шигырьләр язган. Мин аның “Туган тел” шигырен яттан беләм.

- Милли музейга барып, борынгы бизәкләрне карарга яратам.

- Мин Омски шәһәреннән килдем. Хатыным белән Казан Кирмәнендә булдык.Милли музейга кердек. Анда Казан ханлыгының барлыкка килүен, болгарларның килеп чыгышы турында күп мәгълүмат алдык.

- Театр актрисаcы, җырчы Галия Кайбицкая музеенда булган идек.

- Өч атна элек Милли музейда булдым. Әби патша арбасы хәтердә калган.

- Язучы Сибгат Хәкимнең музеена бардык. Ул Әтнә районының Ким авылында урнашкан.

- Кокушкино авылындагы Ленин музеенда бер ай элек кенә булдым. Анда Владимир Ульяновның ата-анасы нигезе. Анда ЛенинныВолодяның үсмер чаклары, яшьлек еллары үткән. Бу безнең илнең тарихы.
XS
SM
MD
LG