Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам конференциясе оешмасындагы Русия вәкиленә бина сатып алына


Русия Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә Ислам конференциясе оешмасындагы даими вәкиллекне урнаштыру өчен 3 ярым мең квадрат метрлы бина сатып ала.

Русия тышкы эшләр министрлыгына җир мәйданы ярты һектардан артык булган бу бина һәм аның тирәсендәге җирне 15 миллион долларга сатып алырга кушылган.

Тышкы эшләр министрлыгы милке булачак ул бинада Казан шәһәренең элекке башлыгы, Ислам конференциясе оешмасында Русиянең даими вәкиле Камил Исхаков эшләячәк.
XS
SM
MD
LG