Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанда парламент сайлавында инде 50% артык кеше катнашкан


Үзбәкстанда парламент сайлаулары утте дияргә була. Көн уртасына инде 50% халык сайлауда катнашкан. Сайлау узды дип саналсын өчен иң кимендә 30% халыкның катнашуы кирәк.

Сайлауда президент Ислам Кәримов тарафлы 4 партия катнаша: Халык демократик партиясе”, “Гаделлек” социаль демократик партия, “Милли яңарыш” һәм Үзбәкстанның либерал-демократик партиясе.

Якшәмбе көнне шул 150 урынның 135 генә сайланды. Ә калган 15 урын автоматик рәвештә 2008 елның августында барлыкка килгән Үзбәкстан экологик хәрәкәтенә биреләчәк.

Илдә рәсми теркәлгән оппозиция хәрәкәтләре юк.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы хакимият тарафыннан бернинди тәкъдимнәр искә алынмады дип сайлауга күзәтүчеләр җибәрүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG