Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Ямәндәге әл-Каидәне гаепләде


АКШ президенты Барак Обама АКШ очкычын шартлатырга тырышуда беренче тапкыр турындан-туры әл-Каидә террор төркеменең Ямәндәге бүлеген гаепләде. 23 яшьлек Нигерия кешесе, Детройтка бара торган очкычта үз-үзен шартлатырга теләгән иде.

АКШ президенты радио һәм ТВдагы гадәти атналык чыгышында Умар Фарух Абдулмутталиб Ямәндә әл-Каида тарафыннан күнегәләрдә әзерләнгән булган, шартлаткычлар белән алар тәэмин иткән һәм аңа очкычны шартлатырга кушкан булган, дип белдерде.

Бу һөҗүм өчен җәваплылыкны әл-Каидә төркеме үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG