Accessibility links

Кайнар хәбәр

Словаклар артык тырышып, Дублингә шартлаткыч җибәргән


Ел азагында Амстердамнан Детройтка очкан американ очкычын шартлату омтылышы бар дөнья буйлап һава аланнарындагы иминлек чараларын тагын да кырыслатуга китерде. Ә Словакиянең Попрад шәһәрендә артыгын да эшләп ташлаганнар. Анда полиция үзе кайбер юлчыларга шартлаткыч тыгып җибәрә.

Иминлек хезмәтләренең уяулыгы, дөресрәге бу очракта уяусызлыгы мәсьәләсе чәршәмбегә каршы төндә Кушма Штатлар президенты Обама җыйган махсус җыелышта да каралды. Анда президент, террорчы турында җитәрлек мәгълүмат булса да, американ иминлек оешмаларының моңа тиешле игътибар бирмәвен, бер-берсе белән аралашмавын кискен тәнкыйтләп чыкты.

Сер түгел, террор куркынычы булган шундый гадәттән тыш хәлдән соң ашыгыч чаралар күрелә башлый, иминлек шартлары кырыслана, шул ук уяулык та кинәт кенә артып китә.

Моның нәтиҗәсе - Европа һәм Кушма Штатлардагы һава аланнарында хәзер су буе чиратлар, әле бер урында, әле икенчесендә шикле биштәрләр табыла, очышлар кичектерелә, бар нәрсәне дә күрә алырлык яңа тикшерү җиһазлары куела.

Словакия полициясе исә гомумән кыю эксперимент үткәрергә була – Попрад шәһәренең һава аланындагы тикшерү кырыслыгын сынар өчен кайбер юлчыларның биштәрләренә, аларның үзләренә әйтми генә шартлаткычлар тыгып куя.

Словак полициясе шулай итеп махсус өйрәтелгән этләрнең шартлаткыч табу сәләтен тикшерергә тели.

Ирландия башкаласы Дублингә барачак очкычка төялер алдыннан алар барлыгы 8 шундый шикле биштәрнең 7-сен ачыклый, ә менә шартлаткыч куелган сигезенче биштәр Попрадтан Дублингә оча, ә аның хуҗасы куркыныч йөк турында берни белми үз әйберен һава аланында алып, өенә кайтып китә.

Хата җибәрүен аңлаган словак полициясе 3 көннән соң Ирландиядәге коллегаларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Сишәмбедә алар Дублиндә яшәгән словакның фатирына барып, 90 грамм һексогенны алып кайта. Әмма аңанчы сәгать ярымга бар урамны яба, андагы халыкны күчерә, берни аңламаган словактан ярты көн полиция идарәсендә сорау ала.

Дублиндә электормеханик булып эшләгән 49 яшьлек шушы бичара Словакиягә гаиләсе белән Рыштуаны бәйрәм итәргә кайткан була.

Словакия полициясе хәзер үзенең бу гамәлләрен акларга тырышып, шартлаткыч таба алырлык этләрне бары тик чын шартлаткыч кулланып кына тикшереп була дип белдерә. Өстәвенә, словак ягы бу сынау турында пилотка да, Дублин һава аланындагы иминлек хезмәтләренә дә алдан хәбәр итүен әйтә һәм бар шушы эксперимент барышында кешеләргә бернинди дә куркыныч янамады дип белдерә.

Алай да Словакиянең эчке эшләр министры Роберт Калиняк Ирландия хөкүмәтеннән гафу үтенде. Эксперимент өчен җаваплы полиция түрәсе урыныннан китүне тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG