Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бһуттоның тормыш юлы фильмга төшерелә


Пакстанның элекке премьер-министры Беназир Бһуттоның тормышы фильмга төшереләчәк.

Фильмның продюссеры Викториа Скофиелд. Ул 2007 елда булган һөҗүмдә һәлак булган Бһуттоның Оксфорд университетындагы якын дусты. Инглиз фильм продюссеры һәм режиссеры Скофиелд, Пакстанда дөнья күргән Dawn газетына ясаган белдерүендә, фильмнең исеме "Бһуттоның тәкъдире" дип аталачагын әйтте.

Бер азиялы хатын-кыз сәясәтченең иле өчен гадәттән тыш сәяси көрәшен сурәтлиячәк фильм, 2012 елда күрсәтеләчәк дип исәпләнә. Ягъни Бһуттоның үтерелүенә 5 ел тулган көндә.
XS
SM
MD
LG