Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:44

Татар һәм башкортларның халык җырлары, эстрадасы, нигездә, матур табигать, мәхәббәт, сагыну турында. Классика да шушы мәңгелек төшенчәләр тирәсендә. Шул ук вакытта социаль җырлар да сәхнәгә күбрәк күтәрелә башлады.

Римзил Вәли. Урыс сәнгатендә Высоцкий, Окуджава, Галич булган кебек, татарда да заман, сәясәт, социаль тормыш турында фикерләрен җыр аша бирүче Зөлфәт Хәким, Илсөя Бәдретдинова, Зөлфәт Зиннуров үзләренең тамашачыларын әллә кайчан таптылар инде.

Башкортстанда яшәүче Рамил Чурагулны популяр җырлар авторы буларак беләләр һәм ул социаль-сәяси җырлар язучы буларак та билгеле. Кем ул Рамил Чурагул? Ул җырга, хәзерге заманга ничек карый икән? Менә шушы турыда сөйләшәбез.

Рамил, үзең белән таныштыр әле. Сине халык нинди җырларың аша белә?

Рамил Чурагул. Минем социаль булмаган җырларым юктыр. Аларның лирик булып күренгәннәре дә социаль яңгыраш таба. Моннан 20-22 еллар элек танылу алган җырым – “Әйтмә син авыр сүз”. Гаиләдә төрле чаклар була, дуслаштыра торган җыр, дип әйтер идем мин. Ул бик популяр булып китте, ә үзем турында “болар хатыны белән матур яшәмиләр микәнни” дигән сүзләр таралды.

Шуңа бәйле икенче – “И Ходай, исәнлек бир син безгә” дигән җыр туды. Аны Зәйнәп белән Зөфәр бик матур итеп җырладылар. Анда “кулымнан төшермәм мин сине, төшермәм, җанкаем, мәңгегә” дигән сүзләр бар. Шунысы кызык, ир-атлар җырлап туйгач, бу җырны хатын-кызлар да башкарды. Иренә таяныч беткәнгә җырлангандыр инде.

Римзил Вәли. Бу лирик җырлар. Авыл турында бер җырың бар иде әле. Мин аны башта халык җыры дип уйлаган идем.

Рамил Чурагул. “Моңнар кайтсын авылга”. Ул вакытта халык хуҗалык мәсьәләләре белән мавыгып китеп, тальян гармуннарны да читкә куйган иде, милли моңнарыбыз да онытылып торган чак иде.

Римзил Вәли. Шушы җырлары белән дә Рамил Чурагул татар җыр сәнгате, лирикасы тарихына кергән дип санарга була. Ә менә социаль-сәяси, мин аны журналистик, документаль җырлар дип тә атыйм, тәгаен шартларга бәйле җырлар турында сөйләшсәк, Башкортстанда бу эшләр ничек тора? Һәм шәхсән үзегез андыйларны язасыз дип ишеткән идем.

Рамил Чурагул. Зөфәр Хәйретдинов белән язган “Сукыр җырчы” дигән җырыбыз бик матур килеп чыкты. Аңа клип та төшерелде. Әфганстан сугышында катнашып, җир асты юлларында теләнеп утыручы бер егет турында иде ул.

Тагын бер җыр – “Картлар йорты”. Безнең милләттә булмаган күренеш – бездә дә картлар йортлары барлыкка килде. Бу бик зур чир. Аны Айдар Галимов җырлады. “Ятим бала” дигән җырымны Салават Фәтхетдинов, Фәдис Ганиев җырладылар. Мин шушы темаларны беренче булып сәнгатьтә күтәрә белүем белән бәхетле.

Римзил Вәли. Һәм бу журналистик җырларны кабул итәләрме?

Рамил Чурагул. Кабул итәләр, уйланалар. “Картлар йорты” дигән җырым чыккач, бер абзый үзенең әнисен картлар йортыннан алып кайтты.

Безнең шундый тырыш халкы, файдалы казылмалары булган бай илебез Халыкара вакыфтан акча сорап, теләнеп утырган заманнар бир иде. Шул вакытта мин “Хәерче” дигән шигырь яздым:

Җир асты юллары чатында
Хәерче теләнеп утыра.
Бик мөшкел, аяныч хәлләре,
Кем бирер соң соңгы тиеннәрен?
Сәдака сорама, хәерче,
Заман да нәкъ синең хәлеңдә.
Дәверләр чатында кул сузып,
Теләнеп утыра илем дә.
Анам кебек күргән ватаным,
Буш вәгъдәләр биреп алдадың.
Типсә тимер өзәр улларыңның
Киләчәген нигә урладың?
Җир асты юллары чатында
Хәерче теләнеп утыра.
Бу фәхеш дөньялар, ресторан.
Ресторанда байлар утыра.

Римзил Вәли. Җыры да бармы? Кем язды көен?

Рамил Чурагул. Бу шигырьгә Уфада яшәп иҗат итүче композитор Айрат Нәбиев көй язды.

Тагын шунысын әйтим: юлга чыксаң, юл читләрендә фахишә кызлар тора. Арада безнең милләт кызлары да бар. Алардан көлеп түгел, киресенчә, кызганып бер шигырь язылды.

Римзил Вәли. Берничә ел элек бу темага Илфак Шиһапов белән Илсөя Бәдретдинова “Алсу” җырын иҗат иткәннәр иде. Студентлар әле дә тыңлый бу җырны. Милли фахишәләр темасы сездә дә актуальме?

Рамил Чурагул. Мин аңа “Фахишә” дип исем куймадым, “Миңа сүз әйтмәгез” дигән җыр булыр ул.

Юл чатында ниләр көтеп
Торадыр бу кыз бала.
Тәнен сатып көн күрә ул.
Кем гаепле? Замана.
Син сатлык, дип сүз әйтмәгез,
Ул да адәм баласы.
Фәхеш-заман корбаны ул,
Кемнеңдер күз карасы.
Юл чатында тәнен сата
Фәрештәгә тиң кыз бала.
Ирен, динен, телен сата,
Җанын сата замана.
Дөнья тулы буйдак егет
Хәмер эчеп тончыга.
Юл чатында гүзәл кызлар
Назлар көтеп төн чыга.

Проблемалар дигәннән, Чаллыда булганда шундый бер шигырь туган иде. Чаллы – шундый матур, милли шәһәр, анда татар теле яңгырый. Бер яктан мин шушы шәһәр белән горурланам, КамАЗ машиналары Татарстанның данын күтәрә. Икенче яктан Чаллы - бихисап татар авылларын йоткан шәһәр. Шушы уңайдан язылды ул:

Эт оясы кебек бер почмакта
Җанын асрый авыл баласы.
Туган җире аны угисеткәч,
Кол-килмешәк итте каласы.
Солтан була алмагач үз җирендә
Ул шәһәрнең хәзер олтаны.
Авылын ташлап киткән бәхетсезнең
Юк исәбе бүген, юк саны.
Кеше почмагында гомер уза,
Торакларда үсә сабыйлар.
Кияү-кәләшләрсез торып калган
Азмы җирдә үлгән авыллар?
Туган якка кайтып яшәр идем,
Кайтыр идем туган нигезгә.
Кайтыр юлга чүп үләне үскән,
Кайтыр юлда янган күперләр.

Мин Уфага килгәч торак хуҗалыгы трестында инженер булып эшләдем. Шунда без Ризван Хәкимов белән очраштык.

Римзил Вәли. Инженер булгач, төзелеш институтында укыдыңмы?

Рамил Чурагул. Юк, мин автотранспорт техникумын беттем. Аннан соң читтән торып Башкорт дәүләт университетының татар бүлеген тәмамладым.

Римзил Вәли. Инженер эшкә килде һәм...

Рамил Чурагул. Без Ризван Хәкимов белән эшли башладык. Мин башта слесарь булып эшләдем, Ризван тракторда иде. Безнең халык слесарь булса да, тракторчы булса да, моңлы кеше. Без бергәләшеп җырлар яза башладык. Беренче җырыбыз Айдар Галимов өчен махсус язылган “Әйтегезче, ромашкалар” булды.

Римзил Вәли. Җырга килер алдыннан егетләрне-кызларны җитештерү өлкәсенә җибәрергә кирәкме икән әллә? Шуннан өлгереп кайтадыр алар, бәлки?

Рамил Чурагул. Әлбәттә. Тормышны белмичә язу матур күренеш түгел. Без тормышның астыннан күтәрелергә тырыштык һәм бу безгә иҗат итәргә нигез дә булды. Авыл баласы туган йортын ташлап, шәһәргә җиңеллек эзләп, фатир алыйм дип килә. Чөнки авылда яшәү җиңел түгел, юллар булмады, фермаларда әткәй-әнкәйләр муеннан тирескә батып көне-төне эшләделәр. Һәм минем авылдан китеп, шәһәрдә урам себерүче булып эшләүчеләрне кызганып язган шигырем бар.

Син бер гади урам себерүче,
Тазартасың шәһәр пычрагын.
Пычрак арасында йөрсәң дә син
Ак кәгазьләр кебек пакь җаның.
Кеше күңелләрен тазартырга
Кемнәр табар икән себерке?
Пычрак тулы шушы дөньяларда
Кемнең җаны чиста, кемнеке?
Кемнәр кемгә хаҗәт? Кеше - бүре.
Һәркем саклый бездә үз өнен.
Ачтан үлсәң, үл син. Син ирекле.
Һәркем күрә бездә үз көнен.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG