Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:05

20 март көнне меңнәрчә русияле тормыш шартларының начараю һәм коррупциягә каршы протест чарасына чыгарга әзерләнә. Әмма шактый гына митинглар оештырган Вячеслав Лысаков Русиядә башланган әлеге каршылык чаралары дулкыны бернинди нәтиҗә бирмәячәк дип саный.

Вячеслав Лысаков бик мәшгуль кеше. Ул киңәшләшү өчен еш кына Дәүләт Думасында була, төрле хакимият түрәләре белән очрашулар уздыра, Интернетта форумнарда яза. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларына әңгәмәләр бирә.

Әмма 56 яшьлек Лысаков бары урам чараларына гына вакыт таба алмый.

“Чарага әзерләнү өчен бер ай вакыт кирәк. Моның өчен Интернетта махсус сәхифә булдырырга, форумнарга белдерүләр җибәрергә кирәк. Бу бик күп көч, вакыт һәм акча таләп итә. Җитмәсә аның файдасы бик аз булачак”, ди ул.

Хакимияткә өметләнү

Лысаков фикеренчә, гражданнар хокуклары өчен көрәшнең иң яхшы ысулы үз дәгъваларыңны турыдан-туры хакимияткә җиткерү.

Әлбәттә, Русиядә башланган протестлар дулкыны һәм 20 мартта тормыш шартларының начараюы һәм коррупциягә каршы узарга тиешле чара алдыннан бу бераз сәеррәк караш.

Моннан тыш Лысаков соңгы вакытларда урамнарда дистәләгән каршылык чарасы уздырган кеше буларак билгеле.

Ул Мәскәүдә ашыгыч ярдәм табибы, Ерак Көнчыгышта урыс карабында диңгезче һәм “Динамо” футбол такымында массаж ясаучы булып эшләгән кеше.

Әмма соңгы вакытта аның машина ремонтлаучы хезмәте тормышына үзгәрешләр кертә. 2005 елның 14 маенда Русия хөкүмәте илдә машина сәнәгате үсеше өчен читтән япон машиналарын кертүгә тыю карары чыгара.

Япон машиналарын үлеп яраткан Лысаковта бу ризасызлык тудыра.

“Лысаков моңа каршы протест чарасы оештыру турында Интернет аша төрле блогларда, аралашу сәхифәләрендә язулар калдыра. 5 көннән соң Русиянең 44 төбәгендә машина йөртүчеләр акциягә чыга. Алар юлларда тeзелешеп машиналарын кычкыртып “йөреш уздыра”, юлларда бөкеләр тудыра.

Гаҗәпкә калган хакимият бу планыннан бик тиз кире кайта.

Протест дулкынына каршы


Шулай итеп Лысаков халыкны туплаучы, гражданнар хокукларын яклаучы бер вәкилгә әйләнеп китә.

Аның иң танылган капманияләрнең берсе 2006 елны Олег Щербинскийны яклау белән бәйле. Алтай төбәге губернаторы үлеменә китергән юл һәлакәтендә гаделсез гаепләп Щербинскийны 4 елга төрмә җәзасына хөкем итәләр.

Лысаков оештырган митинг Щербинскийның аклануына зур ярдәм була.

Төрле митинглар оештырса да Лысаков соңгы айларда Русияне биләп алган протест чараларыннан ерак торуын һәм 20 март көнне узачак ризасызлык чарасына да бармавын әйтә.

“Без каршылык чарасы уздырганда бары бер-ике шигарьгә генә басым ясый идек. Ягъни төгәл мәсьәлә белән генә чыктык. Соңгы протест чараларының кимчелеге шунда: оештыручылар да, катнашучылар да бик күп таләпләр куя. Төгәл максат булмагач, ул беркем тарафыннан да игътибарга алынмый”, ди ул.

Мин - "Бердәм Русия" бренды

Лысаков фикеренчә, бүген һәркем үз теләгәнен җитәкчелеккә җиткерә ала.

“Ишектән кереп булганда, ни өчен тәрәзә төбендә кычкырып торырга кирәк. Без төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре ишетә алырлык итеп үз тәкъдимнәребезне әйтә алабыз”, диде ул.

Лысаков сүзләренчә, хакимият белән хезмәттәшлек итү, аның гражданлык эшчәнлегенә зыян китерми.

“Бердәм Русия” мине бренд буларак куллана. Мин аларга гражданнар җәмгыяте вәкиле, алар миңа нәтиҗәләргә ирешү өчен хакимият ресурсы буларак кирәк. Үз фикерләреңә хыянәт итмичә генә дә уртак тел табарга була дип саныйм”, ди ул.

Шулай да Лысаков көрәштән баш тартырга кирәкми дигән фикердә тора. Аның фикеренчә, әгәр халык аның тәҗрибәсенә таянып, көрәшне хакимият оешмаларында алып барса, уңышка ирешү нәтиҗәлерәк булачак.

“Ике баканың сөт чүлмәгенә төшүе турында гыйбрәтле хикәя бар. Берсе шунда ук майга батып үлгән, икенчесе озак кына аяклары белән тыпырчынып майны бәреп төшергән. Һәм шул майга таянып өскә менгән. Шуңа һәрвакыт көрәшергә, яхшыга өметләнергә кирәк. Ә бары көтеп яту һәм тәнкыйтькә тоту – бу инде өметне юк итү дигән сүз”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG