Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума балигъ булмаганнарга мәхкәмә карарын гамәлдән чыгару вакытын кыскарта


Дәүләт думасы “Жинаять кодексына” төзәтмәләр кертү турындагы канунны өченче, соңгы укылышында кабул итте. Төзәтмәләр балигъ булмаган жинаятьчеләргә карата мәхкәмә карарын гамәлдән чыгару вакытын кыскарту турында.

Хәзер, канун нигезендә ирегеннән мәхрүм ителү каралмаган жинаятьләр өчен мәхкәмә карары ярты елдан соң гамәлдән чыгарылачак. Уртача авырлыктагы жинаять кылучыларның мәхкәмә карары бер елдан соң, ә инде иң авыр жинаять кылучылырныкы - өч елдан соң гамәлдән чыгарылачак
XS
SM
MD
LG