Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мафия белгече: “Көнчыгыш мафиясенең Көнбатышта тамырлары тирән”


Юрген Рот
Юрген Рот

Сер түгел, Көнчыгыш Европаның җинаятьчел синдикатлары бар Көнбатыш буйлап эш итә. Шушы проблем һәм моңа каршы нәрсә эшләп булу-булмау турында Германиянең алдынгы мафия белгече Юрген Рот фикерләре.

Узган дүшәмбе Көнбатыш Европаның берничә илендә – Испания, Германия, Австрия, Швейцария, Италия һәм Франциядә – "грузин мафиясе" әгъзалары дип саналган 69 кеше кулга алынды. Беренче хәбәрләрдә алар “урыс мафиясе” әгъзалары диелгән иде.

Юрген Рот – тикшеренүче журналист, мафия җинаятьләре турында тугыз китап авторы, аеруча Көнчыгыш Европа төркемнәрен өйрәнә. Deutsche Welle чарасына биргән әңгәмәсендә ул фикерләре белән уртаклашты.

“Русия мафиясе” ул төгәл билгеләмә түгел, ди Рот. “Гадәттә сүз Мәскәү һәм Петербурда нигезләнгән өч зур җинаятьчел төркем турында бара. Дүшәмбе кулга алынган кешеләр моңарчы ватып керү, басу белән шөгыльләнгән кечкенә генә грузин төркеме әгъзалары. Ләкин соңгы вакытта алар кәсебен яңарткан, Швейцария аша зур күләмдә акча юа башлаган, атнасына $1.4 миллион чамасы.”

Рот телгә алган Русиянең өч төп җинаятьчел синдикаты – Петербурдагы Тамбов төркеме һәм Мәскәүдәге Измайловская белән Солнцевская төркемнәре. Аларның төп кәсепләре – сакчылык (“түбә тоту”), шантаж, наркотик сату, шулай ук, нефть һәм газ сәүдәсе.

Газ белән эш иткәч, бу төркемнәрнең Русиянең “Газпром” ширкәте белән бәйләнешләре бармы?

“Юк, туры бәйләнеш юк, алар арадашчылар аша эшли, – ди Рот. – Ләкин “Газпром” ахыр чиктә кем белән эш иткәнен белә. Һәм бу арадашчыларның күбесе иминлек хезмәтләре белән бәйле.”

Җинаятьчеләр, олигархлар, сәясмәннәр

Путин (с) "Газпром" башы Миллер белән
КГБ диюгә Көнбатышта шундук Путин турында уйлыйлар, ди Рот. Аның Кремльдәге иң югары урынга нәкъ менә иминлек хезмәтләреннән килгәнен һәркем белә.

Оешкан җинаятьчел төркем җитәкчеләре Русиянең югары даирәләре белән яхшы бәйләнештә тора, дигән гайбәтләр күптән йөри. “Кремль ул төркемнәрне контрольдә тотарга тели, ди Рот. – Бу инде сәяси җитәкчелекнең криминал оешмалар белән төрле юллар белән хезмәттәшлек итүен аңлата.”

Шуны ук Русиянең иң бай олигархлары турында әйтеп була. Мисал өчен, Русиянең “алюминий патшасы” Олег Дерипаска һәм банк магнаты Виталий Малкин чит ил хөкүмәтләре тарафыннан халыкара җинаятьчелектә шикләнелә. Икесе дә бар гаепләүләрне кире кага.

Көнчыгыш Европа җинаятьчел төркемнәренең Көнбатышка күпме зыян китергәнен төгәл әйтүе кыен, ди Рот, ләкин сүз миллардлар турында бара. Алай гына түгел, бу синдикатлар Көнбатышның кануный оешмаларына зур акчалар агыза һәм шуның белән Көнбатыш икътисадына зур йогынты ясый.

“Акчалар Көнбатышта юыла, аннары Көнбатыш ширкәтләренә салына, мисал өчен, телекоммуникация, һава ширкәтләренә,” ди Рот. “Күп кенә тармакларга шундый зур акчалар салынганда, ирекле базарның мәгънәсе юыла башлый.”

“Бандит икътисады ”

Герһард Шрөдер "Газпром" башфатирында
Апрель аенда Ротның “Бандит икътисады” исемле яңа китабы чыга. Көнбатышның хокук саклау оешмалары бу бандитларга инде каршы тора алмый, ди ул. “Иң авыры, аларның канунлы һәм канунсыз эшчәнлеге арасында аерманы табу.”

Көнбатыш Европа илләре Көнчыгыш Европа энергия чыганакларына бәйле булган шартларда Көнбатыш сәясәтчеләре Көнчыгыш җитәкчеләреннән җинаятьчелеккә каршы көрәшүне артык таләп итә алмый.

Рот үзе шактый каршылыклы һәм бәхәсчән журналист. Аны инде берничә тапкыр мәхкәмәгә бирделәр, шул исәптән, Германиянең элекке канцлеры Герһард Шрөдер. Канцлер урыныннан китүгә “Газпром”га эшкә урнашканы өчен ул кискен тәнкыйтькә тартылган иде.

Шрөдер Рот китабыннан бер өлешне төшереп калдыруга ирешә алды. Ләкин әсәр китап киштәләрендә калдырылды һәм Рот тынычланырга җыенмый.

“Шрөдер начар үрнәк булды” ди Рот. “Ягулыкка мохтаҗ Көнбатыш хөкүмәтләре, realpolitik күзлегеннән чыгып, бәлки компромиска да барырга мәҗбүрдер. Ләкин алар үзләрен андый хәлгә куярга тиеш түгел.”

“Иң яманы, бу авыру Шрөдер киткәч тә калды” ди Рот. “Сәясәтчеләр бу мәсьәләгә алынырга теләми. Көнчыгыш илләре белән эш иткәндә аларга нинди әхлак үрнәкләре күрсәтүебез сорау булып кала.”

Шуңа күрә, узган дүшәмбе булган кулга алулар оешкан җинаятьчелеккә зур уңыш дип күрсәтелсә дә, чынбарлыкта, дәү айсбергның бер кечкенә генә очы була ала.
XS
SM
MD
LG