Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:42

Без милләтләр үзаңын югалта башлаган заманда яшибез. Шушы шартларда җанисәп якынлаша. Анда һәркем милләтен үз кулы белән язарга ихтыярлы.

Кеше үзенең кем икәнен белеп тә җиткерми. Кайвакытта глобализация шаукымына бирелеп китәбез. Мәсәлән,Татарстанда тигезлек һәм интернационализм бик көчле куелган. Шул ук вакытта татар кешесе татар, башкорт кешесе башкорт булып калсын өчен җырда да милли рух, милли-сәяси идея булырга тиеш. Җыр авторлары боларны искә аламы? Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр җырлар авторы Рамил Чурагул белән әңгәмәдә шул турыда сөйләшәбез.

Римзил Вәли. Рамил, андый җырларны язсагыз, экстремизм тапмаслармы яки 282нче мәддә булмасмы?

Рамил Чурагул. Минем андый җырларым бар ул. Туган тел, әлбәттә, үзебез салым түләгән дәүләттә укытылырга тиеш. Моны безгә Конституция дә вәгъдә итә. Салават күпере төрле төсләре белән матур булган кебек, Русия дә күпмилләтле булуы белән матур. Тик шунысы бар: мәскәүләр килгән саен берсе берне сөйләү, икенчесе икенче төрле итеп сөйләү аптырата. Шушылар турында уйланып язылган бер шигырем бар. Ул җыр, аның көе дә бар.

Чит телләрдә тел ачыла,
Ана теле онытылган.
Туган халкым, газиз халкым,
Бүген сиңа ниләр булган?
Чит милләтләр кочагында
Барасың бит, халкым, эреп.
Телсез калып барасың бит,
Илсез кала күрмә берүк.
Чит милләтнең гүзәлләрен
Якын күрә безнең ирләр.
Балалары чит телләрдә
“Әни” диеп эндәшәләр.
Чит милләтнең балаларын
Имезәләр хатын-кызлар.
Без элекке халык түгел,
Нык үзгәргән безнең йөзләр.
Туган халкым, газиз халкым,
Бүген сине булмый аңлап.
Каберендә ерак бабаң
Ятадыр бит сине каргап.

Минем шундый күренешкә дә тап булганым бар: татар теле укытучылары өйдә балалары белән урыс телендә сөйләшәләр. Андыйларга үрнәк итеп мин үземнең җизни Төркәр Сауканны китерер идем. Ул журналист, юрист, бик мәгърифәтле, мәгънәле кеше. Аның әнисе татар кызы, әтисе – төрек. Алар Гөлүзә Зыятдинова белән тормыш корып, Илхан исемле ул үстерәләр. Әлеге вакытта Швециядә яшиләр. Илхан, 4-5 яшьлек кечкенә малай, өч-дүрт телдә сөйләшә. Шуңа гына карап та туган телне гаиләдә бирергә тиешбез, дип саныйм.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта милли рухлы темаларга язган нинди җырларың бар? Төркәргә багышланган берәр җырың юкмы?

Рамил Чурагул. Төркәр Сауканга һәм Казанда яшәүче абыем Тәлгать Шәриповка багышлап язган “Абыем” дигән җырым бар. Анда бөтен рәхмәтем әйтелгән. Тормышта хуҗалар да, хезмәттәшләр дә безнең өчен абый була беләләр. Ягъни гореф-гадәтләрне саклап, безгә юл күрсәтә, киңәше белән булса да, ярдәм итә беләләр.

Римзил Вәли. Чурагул кем ул, кайсы яктан, кайсы милләттән, дигән сорауларга җавап та ишетәсе килә.

Рамил Чурагул. Мине еш кына Барда районында яшәүче композитор Сәүбән Чуганаев белән бутыйлар. Без таныш, хәтта рухташбыз да. Шулай ук Барда районының Сөзән авылында Чурагуловлар бар. Анда минем өченче буын туганнарым яши. Мин үзем Башкортстанда Кырмыскалы районының Иске Акташ авылында туганмын. Урал тауларының тармакланып киткән, Сем елгасы Агыйделгә кушылган урында ул авыл.

Төп тамырлар дигәннән, мин ахуннар, муллалар нәселеннән. Картатамның биш улы, өч кызы булган. Шушы биш улы да указлы мулла булган. Әтиемнең абыйсы Рәхмәтулла Чурагулов Мәскәүдә хөкүмәттә эшләгән, үзбәк телендә чыга торган “Ведомости Верховного совета” дигән газетның мөхәррире булган, Патрис Лумумба университетында гарәп теле укыткан. Аның улы Булат абый Мәскәү университетында химия факультетының хуҗасы булып эшли. Без матур нәселнең матур балаларыбыз.

Шушында генофонд турында сөйләп китү урынлы булыр. Глобализация шартларында улларыбыз-кызларыбыз танышалар да тиз генә гаилә кору ягын карыйлар. Катнаш никахлар күбәя. Ә бит элек бабайлар киңәшен тыңлаганнар.

Римзил Вәли. Башка милләтләр белән кушылуны тыеп булмый. Әмма шушы вакытта ике милләтнең дә мәдәнияте, теле тигез күрелгәндә һәм сакланганда гафу ителә, дип уйлыйм.

Син нинди милләт кешесе, башкортмы, татармы, дип сораганда, сезнең авылыгыз, нәселегез үзен кайсы милләт кешесе дип санады? Шәхсән син үзең ничек уйлыйсың? Бәлки икесе дә бардыр инде аның кайбер гаиләләрдә?

Рамил Чурагул. Безнең Башкортстан татарларында ничәдер процент башкортлык та бар. Мин үземне татар егете дип саныйм. Татар мәдәниятендә, татар мохитендә тәрбияләндем. Әтием тарих фәннәре докторы иде. Мәдәнияткә шактый өлеш керткән кеше. Икеләнгән вакытлар да була инде...

Форсаттан файдаланып татар галимнәренә дә, башкорт галимнәренә дә шуны әйтергә телим: аларның кайвакыт шушы халыкларны дуслаштыруга түгел, ә уйдырма тарихлар белән бер-берсенә каршы куйган чаклары да бар.

Римзил Вәли. Үз ягына тарткалау була ул. Ә бит аны син хәл итәсең. Бәлки син аны әйтмичә генә яшәргә телисеңдер.

Рамил Чурагул. Мондый хәлләр ике халыкны да югалтуга китерә. Роберт Тимербаев белән без бу темага, ягъни татар һәм башкорт турында бер җыр яздык.

Сак-сок язмышлары теләмимен
Мин сезгә гомергә, туганнар.
Әй татар, әй башкорт кардәшем,
Сез бит бер анадан туганнар.
Һәм безне беркайчан аермас,
Тау-ташлар, елгалар, урманнар.
Кунакка йөрергә гомергә
Ишелмәс күперләр юллар бар.
Бергәләп җыясы ризыклар,
Бергәләп җырлыйсы җырлар бар
Караңгы төннәрдә урманда
Кешеләр югалта юлларын.
Шулчакта әҗәлдән коткара
Аларны тик дуслык куллары.
Агыйдел елгасы кушыла
Мул сулы Чулманга, Иделгә.
Саекмас елгалар көнләшсен,
Татарым, башкортым гел бергә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG