Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль мохтариятнең V корылтае үтте


23 апрельдә Казанда Русия татарларының милли-мәдәни мохтариятенең V конференциясе узды. Анда Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни мохтариятләрнең эшчәнлеге һәм 2010нче елда үтәчәк халык санын алуга әзерләнү турында мәсьәләләр каралды.

Федераль милли-мәдәни мохтариятнең соңгы корылтайлары 2007 елның мартында һәм 2009 елның июлендә үткән иде. Бу юлы Русия татарларының федераль оешмасы мохтариятнең уставына хәзерге кануннар таләп иткән үзгәртүләр кертү һәм октябрь аенда үтәчәк җанисәпкә әзерләнү буенча алда торган бурычларны барлау максаты куелды. Татарлар яши торган 23 төбәктән сайланган вәкилләр Казанның Петербур урамындагы “Сөләйман-Палас” кунакханәсендә яшәделәр. Конференция шул ук урамда урнашкан яшьләр эшләре һәм туризм министрлыгы бинасында үтте.

Корылтай ачылыр алдыннан федераль мохтарият җитәкчесе, Русия Дәүләт Думасының физкультура һәм спорт комитеты башлыгы урынбасары Илдар Гыйльметдинов рәислегендә Русия татарлары милли-мәдни мохтарияте шурасы утырышы үтте. Анда Уставка кертелә торган үзгәртүләр каралды, татарлар яши торган төбәкләрдә матбугат чаралары бәйгесенең шартлары расланды, киләсе җәйдә 20нче Бөтендөнья татар яшьләре көннәрен үткәрү турында мәгълүмат бирелде.

Аннары конференция делегатлары һәм кунаклар яшьләр министрлыгының зур залында “Халкым мирасы” дигән тупланманы тәкъдим итү чарасында катнаштылар.


Татар әкиятләре, шигырьләре язылган аудио-тупланманы әзерләүдә федераль мохтарият, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Балалар һәм яшьләр министрлыгы катнашты. Бу проектның чыгымнарын РФ төбәкләр үсеше министрлыгы һәм кайбер химаячеләр күтәргән. Тупланма милли җәмәгатьчелекнең күңеленә хуш килде, әмма аның тиражы 500 данә генә булу бу уникаль язмалар җыелмасын тагын да күбрәк санда үрчетү теләген көчәйтте.

Мохтариятнең V конференциясенең эшендә Татарстан Дәүләт шурасы комитетының рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессының һәм федераль милли-мәдәни мохтариятенең беренче рәисе Индус Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров катнаштылар.

Федераль мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдинов “Русиядә гражданнар җәмгыяте үсеше процессында татарларның милли-мәдәни мохтариятләре” дигән темага чыгыш ясагач, делегатлар агымдагы эшләр турында фикерләре белән уртаклаштылар. Октябрь аенда булачак җанисәп үткәрү турында Дәүләт статистика комитеты вәкиле чыгыш ясады.


Тарих фәннәре докторы Д.Исхаков, филология фәннәре докторы Ф.Ганиев, Башкортстан мохтарияте шурасы вәкиле К.Яушев, Удмуртия татарлары мохтарияте җитәкчесе И.Шәрипов, федераль мохтарият рәистәше Р.Вәлиев, академик И.Таһиров, БТК Башкарма комитеты рәисе Р.Закиров һәм башкалар җанисәп милли оешмалар өчен җитди сынау булачак дип белдереп, актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыктылар. Аерым алганда, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Фоат Ганиев җанисәп үткәрүгә фәнни яктан ярдәм кирәклеге турында әйтте.

Башкортстанда һәм башка өлкәләрдә яшәүче татарларның тарихын һәм туган тел үсешен фәнни яктан нигезләү хәзергә канәгатьләнерлек түгел, дип белдерде күренекле тел галиме.

Ирек Шәрипов исә, шәһәр шартларында милли мәктәп эшчәнлеге, туган тел өйрәнү объектив һәм субъектив каршылыкларга очрый, телнең куллану даирәсен киңәйтү өчен милли мохит булдырырга кирәк дип әйтте. Глобализация шартларында бу проблема торган саен кискенләшә барса да, милли телләр шәһәр шартларына күнегергә тиеш, дип саный конференция делегатлары.


Мордовия, Коми республикалары, Мәскәү, Новосибирски өлкәләре һәм башка төбәкләр вәкилләре мохтариятләрнең эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр керттеләр.

Конференция федераль мохтарият Уставына үзгәрешләр кертеп, әлеге документны яңа редакциядә кабул итте. Делегатлар федераль мохтариятнең 2009нче елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында тикшерү-ревизия комиссиясенең хисабын раслады.

Конференция тикшергән мәсьәләләр буенча резолюция кабул итте. Анда Русиянең федератив күпмилләтле дәүләт буларак милләтләрне һәм милли телләрне яклый торган гамәлләренә ярдәм итәргә, татарлар яшәгән төбәкләрнең Татарстан белән хезмәттәшлеген, милли-мәдәни мохтариятләр ярдәмендә киңәйтергә, 2010нче елгы җанисәпне үткәрү уңаеннан аңлату эшләре алып барырга, татарларның милли үзаңын ныгыту һәм җанисәпне объектив үткәрү өчен конкрет чаралар күрү кирәклеге күз алдында тотыла.
XS
SM
MD
LG