Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак Барс” Мәскәүне яуларга китте


Балашихада узачак хәлиткеч уенда, “кыек” эшләр булмаса, “Ак Барс” һичшиксез җиңәчәк, ди спорт белгечләре. Алар фикеренчә, бүгенгә кадәр МВД такымы бары тик көчле рух белән генә җиңеп килгән.

Казанда Гагарин кубогын “татарин кубогы” дип, бу бүләкне инде күптән “Ак Барс” уенчыларына юраганнар иде. Әмма ХК МВД белән уеннар озакка сузылды. Мөмкин булган җиде уен да уйналды.

Казанга җиңәргә килгәннәр иде

Өч тапкыр рәттән җиңелгәч, җанатарлар “Ак Барс”тан өметен өзде. ХК МВД такымы 7нче уенда Казаннан Гагарин кубогын алып кайтып китү максаты белән килгән иде. Җиңә калса үз такымын тәбрикләргә дип Казанга Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, КХЛның мөдирләр шурасы рәисе Вячеслав Фетисов та килгән иде. Әмма “Ак Барс”лар көндәшләрнең планнарын үзгәртте.

Спорт белгече Илнар Хөснуллин сүзләренчә, татарстаннар, “килеп терәлгәч” кенә яхшы уйный башлый.

“Һөҗүмче Евгений Бодров әйтүенчә, “Ак Барс” килеп терәлгәч кенә уйный башлый. Соңгы уенда такымның югалтырлык нәрсәсе юк иде. Шуңа да уенчылар бөтен көченә уйнады. Биләлетдинов исә, такымга кайбер уңай үзгәрешләр кертте. Соңгы уенда “Ак Барс” Морозовсыз да уйный алганын күрсәтте”, ди Хөснуллин.

Әмма узган уен, татарстаннар хисабына 7:1 белән тәмамланса да, спорт белгечләре кубокның кемгә эләгәчәген фаразлый алмый. Чөнки, МВД такымының мондый җиңелүләре күп булган. “Локомотив” такымына ике уен нәтиҗәсендә 1:10 белән җиңелүне (6:1; 4:0) мисал итеп китереп була. Әмма милиционерларның психологик басымга бирешмичә, җиңелеп барган очракта да көчен туплап көндәшләрне җиңәргә сәләте бар, ди белгечләр.

Хоккей милициянең абруен күтәрүме?

Күпләр исә, элек яңгыраган кыйссаны искә ала. Янәсе, ничек кенә булмасын МВД такымы җиңәчәк. Чөнки милиционерларның абруен күтәрергә кирәк.

Илнар Хөснуллин исә, милиция абруен хоккейда җиңеп кенә күтәреп булмый ди.

“Бу турыда сүзләр күп булды инде. Янәсе эчке эшләр министрлыгының 70 еллыгы икән, шуңа җиңдермәкчеләр, ди. Әмма минемчә, бу уеннар гына абруйны күтәрми. Шуңа да Балашихада узачак хәлиткеч уенда, “кыек” эшләр булмаса, “Ак Барс” һичшиксез җиңәчәк, дип уйлыйм. Чөнки татарстаннар көндәшләрдән күпкә көчлерәк такым. Бүгенгә кадәр МВД такымы бары тик көчле рух белән генә җиңеп килде. Әмма бу рәвешле бер, ике, өч тапкыр җиңеп була. Уенчылар көчле түгел икән, барыбер җиңү көчлеләр ягында булачак. МВД такымы Ярославльнең көчле такымы “Локомотив”ны да шул рәвешле җиңде. Әмма бу очраклы гына күренеш”, ди Хөснуллин.

Ни генә булмасын "Ак Барс" җиңүче

Балашихадагы уенда “Ак Барс”ны 500гә якын җанатары булачак. Аларның кайсы автобус, кайсы машина, кайсы очкыч белән Мәскәүгә китте. Моннан тыш ахыргы уенны “Ак Барс” клубының бөтен җитәкчелеге дә караячак. Казанның спорт-барларында буш урыннар инде берничә көн алдан ук сатылып беткән.

Белгечләр исә, соңгы уен ничек кенә тәмамланса да татарстаннар өчен “Ак Барс” такымы һәрчак җиңүче булып калачак, ди. Нәтиҗә нинди булуына карамастан сишәмбе төнлә ике меңгә якын җанатар Казан һава аланында Татарстан уенчыларын зур тантаналар белән каршы алырга җыена.
XS
SM
MD
LG