Accessibility links

Кайнар хәбәр

1нче май чаралары Казанда да узды


Коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге оештырган Г. Камал театры янында урам җыенда нигездә хезмәт һәм лаеклы эш хакы, пенсияләрнең күтәрелүе һәм гадел сайлаулар үткәрү таләп ителде.

Шул арада, "Русияне чистартабыз" дигән шигарь белән Мулланур Вахитов һәйкәле янында Гадел Русия фиркасе үз тарафдарларын күңелле тамаша митингына җыйды. Клоун балаларны уйнатты, халыклар дуслыгын биючеләр чагылдырды.

Гадел Русия фиркасе уенлы биюле чараны үткәрсә, Бердәм Русия фиркасе һәм Һөнәр берлекләре федерациясе гадәти митинг уздырды. Анда коммунистлар урам җыенында да яңгыраган эшсезлеккә каршы көрәш, эш хакы һәм пенсияләрне күтәрү таләпләре яңгырады.

Урам йөрешен хакимият фиркасе һәм һөнәр берлекләренең бөтен республика берләшмәсе башлыклары җитәкчeләp барды.
Алардан соң студентлар һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре үтте.
XS
SM
MD
LG