Accessibility links

Кайнар хәбәр

Банкок үзәге сугыш мәйданына әйләнде


Таиланд башкаласы Банкок үзәгендә иминлек көчләре хөкүмәткә каршы торган оппозициянең протест чатырларын тарату өчен газ бомбасы кулланды.

Протестчылар иминлек көчләренә каршы торды. Низаг вакытында корал тавышлары ишетелде.

Протестчылар бер автобусны яндырды.

Кичә булган бәрелешләрдә исә Кызыл күлмәклеләр дип аталган оппозиция хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе үтерелде.

Протестчыларны яклау уңаеннан җыен җиренә килгән бер генералга, кем булуы билгесез бер кеше ут атты. Хастaханәгә озатылган генеральның хәле авыр булуы белдерелә.

Бүген булган бәрелештә бер кешенең үлүе, 12 кешенең яралануы хәбәр ителә. Яраланган кешеләрнең 3се журналист булган.

Башкала үзәгендә чатырлар корып хөкүмәткә каршы торган оппозиция активистлары шәһәрнең мөһим юлларын үз кулында тота.

Башкалада игълан ителгән гадәттән тыш хәл, 15 вилаятне дә үз эченә ала.

Туризм үзәге Тайландта АКШ һәм Британия илчелекләре вакыйгалар сәбәпле Банкоктагы илчелекләрен япты.

Элекке Таиланд премьере Таксин Шинават исә хөкүмәткә хәрбиләрен чигәргә һәм оппозиция белән яңадан сөйләшүләр башларга чакырды.

Протестчылар вакытыннан алда сайлаулар уздыруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG