Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнвәр Хәйри: “Болгарны күтәргәндә Биләрне онытырга ярамый”


Әнвәр Хәйри изге Биләр җирендә дога кыла
Әнвәр Хәйри изге Биләр җирендә дога кыла
922 елның 21 май көнендә Биләрдә ислам дине Болгар дәүләтенең рәсми дәүләт дине итеп игълан ителә

Апрель аенда Казанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу вәкыфы тәкъдим ителде. Татарстанның элекке президенты җитәкләячәк бу вәкыф Болгар һәм Зөя тарихи һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнәчәк. Тантанадагы чыгышында Миңтимер Шәймиев Шәһри Болгарны Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгән урын дип атады.

Әмма кайбер галимнәр моның белән килешми. Болгар дәүләте тарихын, ислам кабул итүне өйрәнгән галим, язучы Әнвәр Хәйри “Азатлык” радиосына Болгар дәүләтенең башкаласы Биләр булган һәм ислам нәкъ шунда кабул ителгән, тарихи һәйкәлләрне торгызганда Биләр игътибар үзәгеннән читтә калырга тиеш түгел, дип белдерде.

– Әнвәр әфәнде, соңгы вакытта югары даирәләрдә Болгар тыюлыгын күтәрү, Зөя тыюлыгын күтәрү турында күп сөйләнә. Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев бу эшкә үзе алынмакчы. Үзенең чыгышларында ул “Болгар җирен күтәрергә кирәк, чөнки ул Русиядә ислам дине кабул ителгән тарихи урын” дип килә. Болгарны күтәрергә кирәк дигәндә, нишләптер, Биләр телгә алынмый. Гәрчә, тарихчыларга мәгълүм, ислам дине Болгарда түгел, Биләрдә кабул ителгән. Сез, галим буларак, шушы мәсьәләгә ничек карыйсыз һәм гомумән ачыклык кертсәгез иде?

– Мин галим буларак, бигрәк тә дин тарихын һәм борынгы Болгар чорын өйрәнүче буларак, илбашыбызның шушы сүзен ишеткәч, сискәнеп куйдым. Һәм миңа аның өчен бик кыен булып китте, чөнки фән дөньясына мәгълүм, ислам дине Болгарда түгел, борынгы Болгар дәүләтнең беренче башкаласы, рус чыганакларында “великий город”, татар чыганакларында “бөек шәһәр” Биләр дип телгә алынган шәһәрдә кабул ителгән. Күрәсең, бу проектны эшләп, аңа тәкъдим итүче кайбер галимнәр безнең милли тарихыбызны шул кадәр тирән белмиләрдер.

Ә чынлыкта Болгар дәүләтенең башкаласы Биләрдә булган һәм 921 елның 21 июнь көнендә Болгар падишахы Алмыш Силек улы үзенең бер улын Багдад хәлифәсе Мохтадир Билләхкә хат белән җибәрә. Хатында шундый юллар була:

Биләр хәрабәләре
“Безнең мәмләкәтебезне чит дошман мәмләкәтләре талыйлар, авылларыбызны, шәһәрләребезне яндыралар, халкыбызны әсирлеккә алып китәләр. Шушы дошманнардан сакланырлык кальгалар, ныгытмалар төзер өчен безгә яхшы мөхәндисләр, архитекторлар, ислам дине белгечләре, фикх, ягъни ислам юриспруденциясе белгечләре, укытучылар, табиблар һәм башка төрле төп һөнәр ияләрен җибәрсәгез иде”.

Шулай ук хатта шундый фикер әйтелә: “Сез безгә шәһәрләребезне ныгытырга ярдәм итсәгез, без ислам динен рәсмиләштереп, дәүләт дине итеп игълан итәр идек”.

Әлбәттә, хәлифә моңа бик сөенә. Кайдадыр ерак, төньякта урнашкан бик бай, дөньяның данын үзендә тоткан Болгар дәүләтенең үз ихтыяры белән ислам динен кабул ителүе көтелмәгән зур бәхет санала. Хәлифә тиз арада күп белгечләрдән торган зур илчелек оештырып, Болгарга юлга чыгарга әмер бирә. Илчелек җитәкчесе итеп хәлифә үзенең якыннарның берсе Сәхсән Әрфәсиби дигән кешене билгели һәм җаваплы сәркатип итеп шул чорның танылган гарәп сәяхәтчесе, язучы, тарихчы галим Әхмәд Ибн Фазланны билгели.

Алар Черемшан елгасының Иделгә тоташкан җирендә, Мәләкәс дип аталган урында (бүген ул Димитровград дип атала) Иделне кисеп чыгып Болгар дәүләте башкаласына таба хәрәкәт итәләр. Дүрт көн, дүрт төн барганнан соң Кече Черемшан елгасын кисеп чыгып, ялга тукталганнар. Ял иткән урыннары бүгенге Әлки районына керә.

Болгар патшасының дүрт улы аларны каршы алырга килә. Азык биреп, ял иттергәннән соң, алар кузгалып, юлны дәвам итәләр. Туктап калган урын, Иске Камка авылы янында, башкалага, ягъни Биләргә, бер тәүлек юл ераклыгында була. Шушы җирләрне үткәндә Болгар бөтенләй сул якта кала, аңа борылып караучы да булмый. Башкалага бару маршруты Биләргә кадәр барып җитә.

– Хәзер без Болгар дип белгән урын ул вакытта нинди хәлдә була?

– Ул вакытта бу сәүдә кәрваннары су юлы белән килеп туктый торган уңайлы җир булган. Кечкенә генә авыл статусында сәүдә гаване була. Биләргә 14-15 чакрым калган җирдә Алмыш падишаһ үзенең якыннары белән илчелекнең каршысына чыга. Бу урында бүгенге Норлат районының борынгы Биләрне саклаучы кальгаларның берсе Колбай-Мораса дигән авыл янындагы киң тугайда Алмыш патша илчелекне каршылый. Ат өстеннән төшеп, кунакларның исән-имин килеп җитүенә шөкер итеп, алдан әзерләп куелган җиң эчендәге тәңкәләрне килүчеләр өстенә сибә. Бу аеруча зур хөрмәт күрсәтү билгесе. Ә илчелек бик зур – биш мең ярым кеше, дүрт мең баш ат, дөя, ишәк һәм башка җан ияләре.
Феодал йорты

Илчелекнең килеп җиткән көне 922 елның 18 май якшәмбе көненә туры килә. 922 елның 21 май пәнҗешәмбе көнендә илчелекнең җитәкчелеге зур тантаналы чарага бара, ә Биләрдә Болгар дәүләтнең бөтен бөек атакалы шәхесләре җыелып дулкынланып көтеп торалар. Болгар дәүләтенең ул чордагы чикләре бүгенге Әстерхан шәһәре тирәсеннән, Каспий диңгезе буеннан башлап, бүгенге Пермь өлкәсенең Сыктывкар тирәләренә кадәр булган.

Шушы кадәр җирләрдән килгән кунаклар белән бергә тантана башланып китә. Әхмәд Ибн Фазлан хәлифәнең Алмыш патшага язган мөрәҗәгать хатын укый. Аннан соң хәлифә җибәргән күчтәнәчләрне өләшү, ислам диненең байрагы, чалма, чапан кидертеп намаз укыла, дога кылына. Бик күп халык җыелган була. Шушы чараларны үтәгәннән соң ислам дине Болгар дәүләтенең рәсми дәүләт дине итеп игълан ителә. Бу чаралар җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда үтә.

Шуннан илчелек үз эшенә керешә. Әхмәд Ибн Фазлан шәригать нормалары, кагыйдәләре төгәл үтәләме дип төннәр йокламыйча үзенчә ревизия ясый. Бер төнне ул азанны ишетми кала һәм иртән мәчеткә кереп мөәзингә әйтә: “Нигә син йоклап калып, бер азанны әйтмәдең?” Мөәзин әйтә: “Гафу үтенәм, карагыз әле, урамның теге ягында кояшның кызылы әле бетмәгән, ә монда таң ату барлыкка килде. Шушы ике шәфәкъ кызыллыгы арасында без кеше гәүдәсен ерактан танып, ике ук ату ераклыгындагы кешене танысак, яисә алдыбызда булган ак һәм кара җепләрне аеру танылса, бу вакытта без азанны әйтмибез. Бишенче азанны әйтергә караңгылык юк. Бездә табигать шартлары шундый, сездә көн-төн озынлыгы ел дәвамында бер төрле”.

– Әгәр Биләр шул кадәр зур шәһәр, Болгар дәүләтенең башкаласы булган икән, ни сәбәпле ул онытылган, ни сәбәпле беренче планга нәкъ менә Болгар чыккан?

– Моның сәбәбе безнең татар тарихына, татар милләтенә ниндидер чит дин дошманы итеп карый торган шовинист рус галимнәре тарафыннан күтәреп чыккан ялгыш караш. Алар безнең бай милли тарихыбызны танырга теләмиләр. Болгар дәүләте дәүләт булып унынчы гасырда гына, Ибн Фазлан килеп киткәннән соң гына барлыкка килгән диләр. Бу чын ялган.

Борынгы Греция, Борынгы Иран һәм Болгар дәүләте иң югары мәдәнияткә, иң югары цивилизациягә ия булган өч бөек дәүләт булган. Европада иң көчле империя төзегән Болгар дәүләтен сай тарихлы итеп күрсәтергә тырышалар. Болгар дәүләтенең башкаласын алар Болгар шәһәрендә дип күрсәтәләр, дәүләт белән ассоциацияләп башкаланы да Болгар дип атыйлар. Шуңа күрә проектны әзерләүчеләр дә рус чыганакларга нигезләнеп, ислам дине Болгарда кабул ителгән дип илбашыбызны ялгыз фикергә этәрергә мөмкин.

Болгарны һәм Зөяне күтәрү өчен 800 миллион сум бүленеп бирелә дип ишеттем. Бирелсен, күтәрелсен, мин моңа сөенәм генә. Ләкин, Болгар күтәрелгәндә Биләр онытылырга тиеш түгел. Биләрдә археологик казыну эшләре үткәрелеп, кемпинглар, автостоянкалар, кунакханәләр, мәчет төзелеп, бер дигән туристик үзәккә әйләндереп була. Анда әле “Сәләт”нең дә “Фәнсар” кече фәннәр академиясе бинасы төзелергә тиеш иде. Шуңа күрә бу проектка, һичшиксез, Биләрне дә кертергә кирәк.

Әнвәр Хәйри "Сәләт" балаларына борынгы Биләр турында сөйли
XS
SM
MD
LG