Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда “игенчеләр авылы” да булачак


Елга вокзалы һәм шул ук вакытта музей булачак бина.
Елга вокзалы һәм шул ук вакытта музей булачак бина.

Болгарда ислам динен кабул итүне мәңгеләштерүче мәчет төзелергә мөмкин. Монда Икмәк музее ачылачак. Бу хакта Борынгы Болгар һәм Зөя кала-утравындагы кайбер корылмаларны төзекләндерү программасын тәкъдим итү киңәшмәсе вакытында әйттеләр.


Дөрес, игенчеләр авылын авыз тутырып “авыл” дип әйтергә дә ярамас. Рәсми исеме аның Икмәк музее. Шулай да монда икмәк үстерү өчен кечкенә генә басулар, тегермәннәр дә булачак.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, бөртектән алып ипи пешеп чыкканга кадәр булган бөтен хезмәтне дә күрсәтергә уйлыйлар.

“Анда җил тегермәне булачак. Әмма җил буламы, булмыймы дигәндәй, ул электр белән эшләячәк. Шулай ук икмәк пешерә торган урын – бөтен кирәк-яраклары белән тегермәнче йорты да булачак.

Ындыр табагында ашлыкны киптерә, суга һәм саклый торган урыннар да карала. Хәтта кечкенә-кечкенә генә басуларда төрле бөртеклеләрнең ничек игелүен дә күрсәтәчәкбез.

Авылның яшәвен сиртмәле кое, күл һәм инештән башка күз алдына китереп булмый. Алары да булачак. Кечкенә Сабантуй мәйданчыгы шикелле итеп Җыен урыны да ясарга җыенабыз. Туристларга хезмәт күрсәтү өчен тотылачак атларга абзарлар да ясарбыз.

Килгән туристлар үз кулары белән нәрсә дә булса эшләп карасыннар өчен тимерчелек, чүлмәкчелек урыннары да булдырырга җыенабыз. Үзләре пешергән икмәкне үзләре авыз итеп карасын өчен икмәк пешерү урыны да, үзенең рестораны да булыр дип күз алдына китерәбез”, ди Әхмәтов.

Әлеге Икмәк музеен Болгардагы тарихи һәйкәлләрдән әз генә читтәрәк урнаштырырга җыеналар. Билгеле булганча, тыюлыкның үзендә яңа әйбер кору тыела.


Елга вокзалы һәм шул ук вакытта музей да булачак бинаны да тарихи һәйкәлләрдән әз генә тәбәнәгрәк итәләр. Тарихи урыннарның ерактан ук күренеп торуы зарур. Иделдә килгәннәр көймәдән төшүгә үк бинага үтеп тарих белән таныша-таныша эскалаторларда өскә күтәрелә алачак.

Президент Рөстәм Миңнеханов эскалатор шундый итеп эшләнергә тиеш, кешеләр күтәрелгәч тә тышка чыгарлык булсын, диде.

Елга вокзалы-музейның ике ягындагы ике төрбә Болгар дәүләтенең ике зур шәһәрен Биләр һәм Суварны тасвирлаячак.

Татарстан республикасының дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” вакыфының багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, Болгарда Ислам динен кабул итүне белдереп торган тарихи урын булдыру кирәк.

“Тарих институтының тәкъдимен – ислам кабул итүне ничектер мәңгеләштерәсе иде. Бу бит Русиянең төньяк өлешендә 922 елда ислам кабул ителгән урын. Моңа карата бәхәсләр юк.

Сын куярга ярамый. Институтның үз тәкъдиме бар. Әлеге мәсьәләгә ничек каравы турында Пиотровский (Эрмитаж башлыгы – Н.А.) белән дә киңәштем. Ул гарәп дөньясы һәм мөселман тарихы буенча зур белгеч. “Анда мәчет салсагыз әйбәт булыр ”, ди”, диде Шәймиев.

Билгеле, күпчелек туристлар Болгарга киләчәктә машина белән һәм автобуста киләчәк. Шуңа күрә “Чатырлар шәһәрчеге” корылачак. 9 гектар биләгән бу урынга 1100 машина куеп булачак. Берьюлы 15 мең 600 кешене кабул итәргә мөмкинлек бирә.

"Чатырлар шәһәрчеге"

Җитәкчелек башта яшәеш челтәре өчен мөһим эшләрне башкарырга кирәк, ди. Бу, беренче чиратта, электр белән тәэмин итү, юлларны рәтләү, су китерү һәм ташландык суны түгү өчен җайланмалар кору. Аннан соң елга вокзалы-музейны төзү эшенә керешәчәкләр.

Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, Болгар медицинасын торгызырга да вакыт җиткән. Әбүгалисинаның 20 трактаты эченнән берсен Болгар табибы язган икән. Шәймиев Иранда булган вакытта Милли китапханәләреннән шушы трактатның күчермәсен алып кайткан. Һәм аны Петербурда тәрҗемә иткәннәр.

“Менә шушы бер әйбер генә дә безнең нинди бөек дәүләтебез һәм ата-бабаларыбыз булуы турында сөйли”, ди Миңтимер Шәймиев.
XS
SM
MD
LG