Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бала тапкан студентларга торак тәкъдим итмәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шулай ук көмәнле студентларны түләүледән бюджетка күчерү, югары уку йортларында балалар бүлмәләре булдыру тәкъдим ителә.

Татарстанда балалары туган студентларга торак бирү тәкъдиме бар. Бу хакта Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынецка сылтама белән "Татарстан 24" җиткерә.

Волынец әйтүенчә, бу чара яшьләр арасында бала табучыларны арттырырга, яшь гаиләләргә белем алу һәм торак мәсьәләләрендә ярдәм итәргә мөмкин.

Шулай ук йөкле студент кызларны, әти булган студент егетләрне түләүледән бушлай белем алуга күчерү мөмкинлеге карала, бу гаиләнең чыгымнарын нык азайтыр иде, дип искәртеләң.

Моннан тыш Ирина Волынец югары уку йортларында махсус балалар бүлмәләре булдырырга тәкъдим итә, янәсе дәресләр барган вакытта алар балаларын шунда калдырып тора алыр иде.

  • Татарстанда түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Хакимиятләр бала табуны арттыру, яшьләрне өйләнештерү мәсьәләләре турында соңгы вакытта еш сөйләшә, төрле тәкъдимнәр дә ясый. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.
  • Яшьләргә "гаилә кыйммәтләрен" мәктәп бусагасыннан ук сеңдермәкчеләр. Быел март башында Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында "яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" өчен гаилә белеме дәресләре кертеләчәк, дип хәбәр ителгән иде. Казан ЗАГСларында укучыларга бу дәресләрне үткәрә дә башлаганнар. 146нчы мәктәптәге өлкән сыйныф укучылары 50 ел элек өйләнешкән Сафроновлар гаиләсенең тагын бер тапкыр язылышуы тантанасын караган.
  • Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим итте.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG