Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Путин Татарстанда туучылар санының кимүен әйткән. Миңнеханов бу хәлне төзәтергә вәгъдә иткән. "Минем уйлавымча, клиникалар искиткеч. Бездә ирләр шактый ныклы. Ә хатын-кызларны күндерербез", дигән Миңнеханов һәм Путиннан әмер бирүен сораган. "Алга", дигән Путин.

Русия президенты Владимир Путин Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан чагында Татарстанда "туучылар санының кимүе күзәтелә" дип искәрткән.

"Башка кыйммәтләр максат итеп куела: белем алу, өстәмә белем алу... Ләкин соңыннан бала тудыру кичектерелә дә кичектерелә", дигән Путин. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Миңнеханов бу хәлне төзәтергә сүз биргән.

"Минем уйлавымча, клиникалар искиткеч. Бездә ирләр шактый ныклы. Ә хатын-кызларны күндерербез", дигән ул һәм Путиннан әмер бирүен сораган. "Алга", дигән Путин.

Шулай ук алданрак хәбәр ителгәнчә, Казанга сәфәрендә Владимир Путин ракет ташучы яңа хәрби очкыч Ту-160Мны Миңтимер Шәймиев исеме белән атарга тәкъдим иткән иде.

  • 2022 елда Татарстанда 36 651 бала туган. Бу 2021 елдан 4 285 сабыйга азрак. Үлемнәр саны 44 784 кешегә җиткән. Республикада үлүчеләр, туучыларга караганда, 8 133 кешегә күбрәк булган.
  • Татарстанда бала табу кими. Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
  • Күптән түгел Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
  • Сентябрьдә исә республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, узган елның август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
  • Татарстанга ияреп, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушкан.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG