Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бала төшертү: кешенең шәхси эшеме, әллә дәүләтнекеме?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия хакимияте демография хәленең мөшкел икәнен аңлый һәм аны хәл итү өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Әмма күп очракта бу проблемны хатын-кызлар җилкәсенә сала. Мәсәлән, бала төшертү турында яңа кануннар чыгара. Бала төшертүне пропагандалау да хәзер җинаятькә тиңләнә.

Мордовиядә күптән түгел бала төшертүне пропагандалауны тыйган канун кабул ителде. Балага узган хатыннарны баладан арынырга күндергән табиблар да, башкалар да, мәсәлән, блогерлар бу хакта сөйли икән, бу җинаять кылу булып саналачак.

Канунны Татарстанның бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец та хуплап чыкты һәм мондый канун Татарстанда да кабул ителергә тиеш диде. Бу хакта ул Татарстан Сәламәтлек саклу министрлыгына да, Татарстан парламентына да мөрәҗәгать иткән.

Волынец Русиядәге сәясәтне хуплый, ә сәясәт гади - демографиянең хәле начар, балалар аз туа икән, хатын-кызлар күбрәк бала табарга тиеш. Шуңа да мөнбәрләрдән хатын-кызлар турында күбрәк гаилә учагын саклаучы, аның барлык гүзәллеге ана булуда кебегрәк сүзләр әйтелә. Мәсәлән, Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да хатын-кызларның карьера артыннан кууын кабул итә алмавы турында белдерде.

"Безнең җәмгыятьтә хатын-кызлар башта белем алырга, карьерасын үстерергә, матди милеккә ия булырга, аннары гына бала тудыру турында уйларга тиеш дигән тискәре караш җәелде", диде түрә. Кызларны ана булырга әзерләүне мәктәптә үк башлау хәерлерәк дип саный ул.

Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә. Әмма хатын-кызлар арасында аларга бала тудыручы итеп карау никадәр кабул ителә?

Хатын-кыз фикере

Язучы, блогер Гөлнара Гыйниятуллина үзенең блогында хатын-кызлар, аларның хокуклары турында яза. Аның сәхифәсендә балага узу, баланы төшерү мәсьәләсе дә еш күтәрелә. Аның сүзләренчә, хатын-кызларның күбесе дәүләтнең шәхси тормышка тыкшынмавын тели, кияүгә чыгу, чыкмау, бала табу, тапмау — һәр кешенең шәхси эше ди ул. Дәүләт хатын-кызларның күп бала табуын тели, хатын-кызлар каршы да түгелдер, әмма дәүләт хатыннарга күрсәтмә бирү, кануннар имзалаудан башка тагын нәрсә эшли дигән сорау куя. Бала тапкан, тәрбияләгән хатыннарга уңайлы шартлар тудырылмый — төп мәсьәлә шунда, ди ул.

Гөлнара Гыйниятуллина
Гөлнара Гыйниятуллина

— Хатын-кызның җенси тормышта сакланмавын таләп итү, бала төшертүгә киртә кую, күбрәк бала табуын мәҗбүр итү — болар барысы да репродуктив көчләү. Ир дә, каенана да, каената да, туганнар да хатын-кызга күпме һәм кайчан бала табарга тиешлеген белгертеп, аның шәхси эшенә кысылып тора.

Мәсәлән, кайсы гына гаиләне алма, кыз туса, малай да кирәк дип басым ясарга мөмкиннәр. Биш бала туып, аның барысы да кыз булса, барыбер малай кирәк, диләр. Хатын-кызның бала табудан, аларны караудан башы чыкмый, үзе теләгән эш белән шөгыльләнүдән мәхрүм кала. Берни күрми, берни белмичә яши дә яши. Бала карау — зур хезмәт. Декрет ялы, ана капиталы да бар кебек, әмма түләнгән 3500 сумга баланы ничек тәрбияләргә? Әле хатын-кызга ире дә, туганнары да ярдәм итмәсә, нишләсен ул? Шуңа да балага ялгыш узмас өчен бөтен чараларны күрергә тырыша, — дип фикерләре белән уртаклаша ул. — Хатын-кыз бала тудыруны да, төшерүне дә үзе хәл итәргә тиеш. Планлаштырмаган хәлләр була, әмма балага узмас өчен җенси якынлыктан соң эчә торган дарулар да бар. Ары табан аларны да кулланмаска дисәләр, нишләргә? Хатын-кызны көчләргә мөмкиннәр, балага уза ала. Нишләсен бу бичара хатын?! Тапсынмы?

Хатын-кыз бала тудыруны да, төшерүне дә үзе хәл итәргә тиеш

Бала тапсын дип басым ясалганда күпме сынган язмышларны күзәтәбез. Теләнмәгән бала туа, ахыр чиктә сабый балалар йортына эләгә, кемдер гаиләсендә кала, әмма нәфрәттә үсә. Нәтиҗәдә бәхетсез кешеләрне арттырабыз гына түгелме?

Гөлнара Гыйниятуллина хатын-кызларның тулы тормыш белән яшисе килә, аларның карьерада үсәргә теләвен эгоистик караш дип кабул итү дөрес түгел ди. Бүгенге хатын-кызлар эш, акча турында уйлый икән, бу тормышка практик караш, ди ул.

— Карьера турында түгел, гаилә, итәк тулы бала тәрбияләү, әни буларак үссен дип телиләр. Бик шәп! Тик заман хатын-кызы рациональ, бала тапсам, аны кайда алып кайтам, аны ничек ашатам, укыта аламмы дип фикер йөртә. Бу нормаль хәл. Аны куанып кабул итәсе. Хатын-кыз балага узганчы фатирын кайгырта, акчасын туплый, димәк ана булырга җаваплы әзерләнә.

Хакимиятнең аерым кеше, аеруча хатын-кыз тормышына тыкшынырга хокукры юк. Шартлар кайда? Хатыннар малай табып үстерә дә аннары үлемгә җибәрә. Бүген күп хатыннар куркып калды, — ди ул.

Русиядә гаилә кыйммәтләре тирәсендә гел ниндидер мөгез чыгарырга тырышу бар, әледән әле төрле кануннар уйлап чыгару Көнбатыш белән көрәшүгә корылган уен һәм бу нык арыта ди блогер. Бер яктан түрәләрнең мөһим мәсьәләрне хәл итү урынына төрле кирәкмәгән эш белән шөгыльләнүләре мәзәк булып тоелса да, икенче яктан гап-гади тормыш алып барган кешеләр өчен күп проблемнар тудыра, дип саный.

— Көнбатышка охшамаган булсын дип тырышу, менә аларда ЛГБТ, хатыннары картайганчы карьера төзи, 40та гына бала табалар, ә менә бездә, Русиядә хәллләр башкача, хатын-кызлар эш, акча дип башын катырмый, аның өчен беренче чиратта гаилә тора, ул итәк тулы бала тудыра дип күрсәтү, матур рәсем белән мактанырга тырышу гына. Бу - алар шундый, ә без башкача дип мәгънәсез тартышу, — ди ул. — Табибларның бала тапма дигәнен белмим, әмма югары профессиональ доктор беренче чиратта ана булырга әзерләнгән, үз теләге белән балага узган хатынның сәламәтлегенә карый. Бернинди дә куркыныч янамый икән, бернинди дә киртәләр юк. Тик табиблар хакимият басымы астында калыр дип куркам. Докторның сиңа бала табарга ярамый, әле яңа гына таптың, төзәлергә кирәк дигәнен дә башкача аңларга мөмкин бит. Аларга хатын-кызларны әйдәләргә кушылса, шулай ясарлар да.

Ирләр фикере

Татар хатын-кызлары арасында гомер-гомердән белем алу, иҗтимагый файдалы эшләр башкару хупланган. Башка халыклар белән чагыштырганда хатын-кызлар ныграк эмансипацияләнгән булып санала. Шулай да соңгы елларда аеруча дини гаиләләрдә хатын-кызга - ир хатыны, балалар анасы буларак кына карау барлыкка килгән.

Рафис Сәйфуллин - Казанның "Ярдәм" мәчетендә имам. Аңа еш кына гаилә проблемнарын ислам нигезендә хәл итү өчен мөрәҗәгать итәләр, күпчелек - хатын-кызлар. Аның сүзләренчә, карьерамы, гаиләме дигән сорау белән бимазаланган хатыннар бар, әмма ирләренең ышыгында яшәргә теләгән хатын-кызлар ахыр чиктә капкынга эләгергә мөмкин, ди ул.

Рафис Сәйфуллин
Рафис Сәйфуллин

Ул үзе дә ике бала тәрбияли, берсе - кыз бала. Хатын-кызның гаиләле булуы, балалар табып аларны тәрбияләү омтылышы матур күренеш булып санала, әмма ир хатыны, балалар әнисе булуга кадәр хатын-кыз беренче чиратта төпле белем алырга һәм нинди дә булса һөнәргә ия булырга тиеш дип саный ул. Аның сүзләренчә, тизрәк кияүгә чыгып, балалар табарга тырышкан хатын-кызлар тормышларының бер мизгелендә авыр хәлдә калырга мөмкин. Тол да калырга мөмкин, ире эшсез дә кала ала. Бер дә кәсеп итә белмәгән хатын-кыз итәк тулы балалар белән нишләргә тиеш, ди ул. Шуңа да карьера ясап, аякта нык басып торуга омтылып балалар табарга әзер булган хатын-кызларны хупларга гына кирәк, дип саный имам.

Карьера ясап, аякта нык басып торып бала табарга әзер булган хатын-кызларны хупларга гына кирәк

— Кайберәүләр ирләр ышыгында яши, белем дә алмый, эшләми дә. Әлбәттә, бу һәр кешенең үз ихтыярында. Әмма бер ир дә хатынына аерып җибәрмим, тол калмыйсың дип гарантия бирми. Ирем белән 20 ел яшәдек, мине аерып җибәрде яки икенче хатын алды яки эчә башлады, наркотик куллана башлады, комарлы уеннарда акча туздыра яки акча бирми, дип елап киләләр. Адым саен мондый очраклар. Хатын-кыз ялгыз кала, ә ул гомер буе эшләмәгән, ничек кәсеп итәргә, акчаны каян алырга - белми.

Демография сәясәте һәм хатын-кызның карьера ясарга тырышуы бер-берсенә турыдан-туры бәйле түгел, әмма кисешә. Карьера турында кайгыртучылар 30 яшькә кадәр кияүгә чыкмыйча бала тапмаска да мөмкин. Дәүләт борчыла — бала аз туа дип саный. Әмма бала нинди гаиләдә туа, шул мөһимрәк бит. Яшьли килеш, белемсез, акчасыз, тәҗрибәсез кеше гаилә кора икән, балаларны карый алырмы, куәте булырмы? 25-30 яшьлекләр бала табып тәрбияләве дөресрәк минемчә, чөнки акыл кергән, төпле фикер йөртә белә, азмы-күпме акча эшләргә өйрәнгән. Баланы бакчага да йөртергә, өстәмә түгәрәкләрдә белем эстәргә дә мөмкинлек таба ала. Шуңа башта карьерасын кайгырткан хатыннарны хупларга гына кирәк.

Хәзрәт Русия кешеләре арасында һаман да хатын-кызларга карата "карт кыз", "соң бала табучы" дип мыскыллы караш яши дигәнне искә төшерә һәм гүзәл затларга карата мондый мөнәсәбәтнең саклануы тискәре күренеш дип саный. Мондый карашлардан арыну мәслихәт дигән фикердә ул.

— Бүгенге заман хатын-кызларына карыйм да сокланам: күбесе дөрес тукланырга тырыша, үзен карый, сәламәт тормыш алып бара, спорт белән шөгыльләнә, аннары медицина да бит бер урында тормый, ул үсештә, димәк 40та да, 45тә дә хатын-кызлар менә дигән балалар таба ала. Тизрәк, яшь чакта бала табам дигәнне аңлап бетермим. Мин үзем дә кыз бала тәрбиялим. 18 яшьтә кияүгә чагам дисә, каршы килмәсмен, әмма шарт куячакмын — ул башта белем алырга, нинди дә булса һөнәргә ия булырга тиеш.

Бала төшертү мәсьәләсенә килгәндә, хәзрәт фикеренчә, күп очракта бу гөнаһлы адымга яшьлек юләрлеге белән ялгышлык кылган кызлар бара.

— 18 яше тулмаган кыз балага баладан баш тартуга ата-ана басым ясый, оят, хурлык, кем карый ул баланы дип хафага калалар. Әйе, оят, әмма булганы булган инде, балага узуны Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәт дип кабул итәргә дә әни булырга әзерләнгән кешегә ярдәм итәргә кирәк, — ди ул. — Шулай да, хатын-кыз кайчан, ничә бала табарга икәнен үзе хәл итә. Әйе, табигать хатын-кызны шулай яраткан - ул бала табучы, аның бала тәрбияләве дә табигыйрак килеп чыга. Әмма дәүләт аңа план куярга тиеш түгел. Үзе хәл итсен. Хөкүмәтнең вазифасы — бала тәрбияләргә мөмкинлек тудыру. Бала табарга теләмәгән кешеләргә бәйләнергә кирәкми, бу яшькә җитеп һаман да балаң юк икән дип басым ясарга кирәкми, табарга телим диючеләргә булышырга гына кирәк. Шартлар тудырылса, хатын-кызлар бишне дә, алтыны да табачак.

Табиб фикере

Озак еллар дәвамында акушер-гинеколог булып эшләүче Фәридә Шакирова табиблар арасында бала төшерүгә күндерү практикасын ишеткәнем юк ди. Бер табиб та бала төшертү хәерле гамәл дип хатын-кызга сөйләмәс, киресенчә, Татарстанда мондый адымга барырга теләгән хатын-кызның башта психолог белән аралашу протоколы бар, дип аңлата.

Бала табу, тапмауны ахыр чиктә хатын-кыз үзе хәл итәргә тиеш

— Әлбәттә, доктор хатын-кызның сәламәтлегенә карый, балага узу куркыныч икән, аның сәламәтлегенә зыян сала икән, табиб куркыныч яклар да барлыгын кисәтергә тиеш. Әмма бу берничек тә бала тудырмаска пропаганда була алмый. Мин андый докторларны белмим.

Бала табу, тапмауны ахыр чиктә хатын-кыз үзе хәл итәргә тиеш һәм монда кешеләрнең киңәше дә, аңа куелган чикләүләр дә артык. Хатын-кыз үзе өчен дә, бала өчен дә җавап тота, шуңа аны теге яки бу гамәлне кылырга ярый яки ярамый дип әйтү, басым ясау урынсыз ди ул.

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко "Бердәм Русия" фиркасе депутатлары белән очрашуда хатын-кызларга бала төшертү препаратларын сатып алу процедурасы катлауланырга тиеш дип әйтте. Абортлар өчен медикаментлар әйләнешен контрольгә алу фәрманы өлгесе дә әзерләнгән.

Доктор Фәридә Шакирова да соңгы вакытта Русиядә контрацептив дарулар, чаралар йә кыйммәтләнде яки азая ди. Моны хатын-кызлар да раслый. Балага узудан саклану да кыйммәткә төшә башлаган. Соңгы бер елда Татарстан белән Башкортстанга Төркиядән витаминнар, БАДлар белән беррәттән "Mirena" дип аталган контрацептив спираль кайтартыла башлаган. Бу үзенә күрә бизнеска әверелә бара. Төркиядә контрацептивлар арзанракка да чыга һәм сыйфатлырак санала. Русиядәге докторлар Швейцариядә җитештерелгәнен кулланган, әмма чикләүләр белән алар да сатуда юк. Балага уздырмый торган даруларның кимүе дәүләткә кулай гына, бу үзенә күрә балага узуга юл ача дип саный хатын-кызлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG