Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Балалар хокукы вәкиле Ирина Волынец "аборт ясарга этәргән табиблар өчен административ җаваплылык" кертергә тәкъдим итә. "Хәлнең никадәр катлаулы булуына карап", табибның "ярты елдан ике елга кадәр һөнәри эшчәнлеген чикләргә" яки 45-90 мең сум штраф салырга кирәк дип саный.

Татарстан бала хокуклары вәкиле, Дәүләт ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим итә.

Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иткән, дип яза "Коммерсантъ".

Волынец "йөкле хатын-кызларның ышанычыннан файдаланып, медицина хезмәткәрләре алар белән сөйләшкәндә йөклелекләрен өзәргә куша", дип искәрткән.

Аның әйтүенчә, мондый табиблар "баланың һәм гаиләнең киләчәк тормышы турында үз субъектив күзаллауларын сөйли, шул рәвешле хатын-кызны йөклелеген өзәргә этәрә һәм котырта".

"Медицина хезмәткәрләренең сүзләренә колак салып, хатын-кызлар моңа риза була һәм ахырдан моңа үкенергә, табибларны гаепләргә мөмкин", дип саный Волынец.

Ул "аборт ясарга этәргән табиблар өчен административ җаваплылык" кертергә тәкъдим итә. "Хәлнең никадәр катлаулы булуына карап", табибның "ярты елдан ике елга кадәр һөнәри эшчәнлеген чикләргә" яки 45-90 мең сум штраф салырга кирәк дип саный Волынец. Балалар хокукы вәкиле медицина оешмаларына 1,5-2 миллион сум штраф бирергә тәкъдим итә.

"Бу тәкъдимнең төп максаты аңлашыла – медицина хезмәткәрләренә басым ясап, хатын-кызларның имин аборт ясату хокукын чикләргә телиләр", дип саный адвокат, хокук яклаучы Мари Давтян.

Аның әйтүенчә "этәрү" дигән сүз – бик киң төшенчә, медицина хезмәткәренең теләсә нинди гамәлен яки әйткән сүзен "этәрү" дип санарга мөмкин.

Медицина хезмәткәрләренә һәрвакыт "этәрүдә" гаепләнү һәм эшсез калу куркынычы янаячак, димәк алар үзләре эшли торган оешмада булдыралганча азрак хатын-кыз аборт ясасын өчен, барысын да эшләргә мәҗбүр калачак, ди ул.

"Әйтик аборт ясауны канун рөхсәт итми торган вакытка кадәр (12 атна) сузып йөртергә", ди Давтян.

  • Моңарчы Татарстан балалар хокуклары вәкиле Ирина Волынец шәхси хастаханәләргә бала төшерүне тыярга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Әмма Татарстанның хосусый клиникаларда бала төшертүне тыю тәкъдимен Русия думасында хупламадылар. Думаның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты рәисе Нина Останина (КПРФ) әйтүенчә, абортларны мәҗбүри медицина иминияте полисы белән генә ясатуга калдырсалар да, "бу демографияне берничек тә яхшыртмаячак".
  • "Хатын-кызларның хокукларын кысуны туктатырга вакыт! Туучылар санын арттыру проблемын хәл итү өчен башка юллар эзләргә кирәк", дигән иде депутат. Ул моны мәсәлән акчалата ярдәм белән хәл итеп була дип саный. Әйтик 1,5-3 яшьлек баланы карап ялда утырганнарга ялларын түләргә мөмкин ди.
  • Шул ук вакытта "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
  • Русия хакимиятләре репрессив чараларын еш кына "демографияне кайгырту" белән аклый. Аерым алганда, Русиядә трансгендер күчеше тыелды, бала табудан аңлы рәвештә баш тартуны – "чайлдфри идеологиясен" дә кануннар белән тыярга телиләр.
  • Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 2022 елда илдә бала төшертүнең 395 мең очрагы теркәлгән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 3,9 процентка әзрәк. Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә соңгы 10 елда илдә аборт ясаучылар саны ике тапкырга кимегән. Былтыр исә "алып барылган эшләр ярдәмендә 44 мең хатын кыз йөклелеген саклап калган".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG