Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Путин ракет ташучы яңа хәрби очкыч Ту-160Мны Миңтимер Шәймиев исеме белән атарга тәкъдим итте


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Элегрәк Миңтимер Шәймиев Русиядә 2024 елда узасы президент сайлавында Путинның ышанычлы заты булган иде.

Русия президенты Владимир Путин Ту-160М стратегик хәрби очкычын Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев исеме белән атарга тәкъдим итте.

"Ул Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил, бөтен Русия өчен күп эшләр эшләгән кеше", дип сөйләде Путин Шәймиев турында.

Бүген, 21 февральдә Путин Казанга килде.

Элегрәк Миңтимер Шәймиев Русиядә 2024 елда узасы президент сайлавында Путинның ышанычлы заты итеп билгеләнгән иде. Шәймиев үзенә Путинның Русия буенча ышанычлысы булырга тәкъдим итүләрен дә әйтте. "Мин Татарстан буйлап, үземнең республикада эшләячәкмен, дип килештек", дигән иде ул.

  • Былтыр җәй көне Казан авиазаводында чыгарылган беренче яңартылган стратегик ракет ташучы Ту-160М очкычын сынап карадылар.
  • 2018 елның гыйнварында Казан авиазаводы Русия саклану министрлыгыннан яңартылган ун Ту-160М очкычына заказ алды. Моның өчен 150 миллиард сум бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG