Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец аборт ясамый башлаган хосусый клиникаларга ярдәм чарасы тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә “килми калган керемнәрен компенсацияләргә” кирәк. Ул моны клиникага  мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный. Бу башка шәхси клиникаларга да аборт ясаудан баш тартырга булышачак ди.

Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать иткән һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына “ярдәм итәргә” чакырган. Бу хакта “Коммерсантъ” җиткерә.

Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә “килми калган керемнәрен компенсацияләргә” кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.

Бу башка шәхси клиникаларга да аборт ясаудан баш тартырга булышачак, республикада туучылар санын да арттырачак ди бала хокуклары вәкиле.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.

  • Июль ахырында Татарстанда да йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.
  • Моңарчы Ирина Волынец хосусый хастаханәләргә бала төшерүне тыярга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Әмма Татарстанның хосусый клиникаларда бала төшертүне тыю тәкъдимен Русия думасында хупламадылар. Думаның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты рәисе Нина Останина (КПРФ) әйтүенчә, абортларны мәҗбүри медицина иминияте полисы белән генә ясатуга калдырсалар да, "бу демографияне берничек тә яхшыртмаячак".
  • Августта Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
  • Шул ук вакытта "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG