Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ЗАГСларында укучыларга гаилә белеме дәресләре үткәрә башлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Март башында "яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" өчен Казан мәктәпләренә гаилә белеме дәресләре кертеләчәге хәбәр ителгән иде.

Казан ЗАГСларында укучыларга гаилә белеме дәресләре үткәрә башлаганнар. Мәсәлән, 146нчы мәктәптәге өлкән сыйныф укучылары 50 ел элек өйләнешкән Сафроновлар гаиләсенең тагын бер тапкыр язылышуы тантанасын караган. Бу хакта "Татарстан 24" җиткерә.

Русия Думасы депутаты Татьяна Ларионова телеканалга "Алар ЗАГСның нәрсә булуын күрде, аларга никахны теркәү ничек барганын, бу эшләр ничек оештырылуын сөйләделәр. Безнең укучыларның күзләре янды", дип сөйләгән.

Быел март башында Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында "яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" өчен гаилә белеме дәресләре кертеләчәк, дип хәбәр ителгән иде.

Татарстанда түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Казанның ЗАГС идарәсе "шәһәрнең иң кызыклы урыннарында" — китапханәләрдә, паркларда һәм кафеда "тиз танышу кичәләре" үткәрергә дә тәкъдим итте.

  • 2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган. 1000 никахка 566 аерылышу туры килгән.
  • Татарстанда бала табу кими. Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
  • Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG