Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:17

Камал театры вәкилләре күптән түгел генә Башкортстанның Стәрлебаш районында булды. Сәфәр театрның 21-22 июньдә узачак “41нең арбалы хатыннары” дигән премьерасы белән бәйле. Зәйнуллин әсәрен авыл хәлләреннән чыгып язган.

Зәки Зәйнуллин - “41нең арбалы хатыннары” пьесасының авторы. Ул үзе Стәрлебаш авылында туып-үскән һәм аның бу пьесасы сугыш вакытында нәкъ шул авылда булган бер вакыйгага нигезләнгән. Камал театры аны Җиңүнең 65 еллыгына багышлый.

Театр Зәки Зәйнуллин иҗатына беренче тапкыр мөрәҗәгать итә. Автор аны үзе өчен көтелмәгән хәл булды, ди: “Чөнки мин 1996 һәм 2006 елларда Камал театры куйган спектакльләрнең 67 %ы татар халкына кирәкми, дип мәкаләләр язып чыккан идем. Тавыш куптарып карадылар, әмма карый-карый бәяне дөрес бирделәр.

Шамил (Закиров – авт.) миннән декабрь-гыйнвар айларында пьесалар сорап алган иде. Шуннан берсен куябыз дип шалтыраттылар. Бик шәп пьеса ул. Аның 80 %ы юмор, ахырда халыкны елатып туктый. Пьесада бер генә уйлап чыгарылган персонаж да юк. Барысы да Стәрлебашныкы”.
Зәки Зәйнуллин


Стәрлебашка бару нияте репетицияләр башлангач туа. “Репетицияләр башланып, атна-ун көн үткәч, Фәрит (Бикчәнтәев – авт.): Зәки абый, артистларның Стәрлебашка барасы килә, ди. Пьесаны куегыз инде, дидем. Юк, артистларның рольгә керер өчен авылны күрәселәре килә, ди. Алып барам, дидем. 31 кеше бардылар. Бик матур итеп оештырдылар, бик күңелле йөреп кайттык”, ди Зәки Зәйнуллин.

Стәрлебашка сәфәреннән соң театрның музей мөдире Луара Шакирҗанова да тәэссоратлары белән уртаклашты: “Бу - документаль әсәр. Ул сугыш елларында Стәрлебашта яшәүче хатыннарның язмышы турында. Шулай итеп, без Зәки абый Зәйнуллин аша бу төбәкнең кешеләрен, тарихын сәхнәгә мендерәбез.

Анда искиткеч гүзәл табигать, урманнар, таулар сокландырды һәм инде Стәрлебаш җиренә килеп керүгә безне бавырсаклар, ак күмәчләр белән милли киемдә яшьләр, җәмәгатьчелек каршы алды. Без кич белән очрашу концерты куйдык. Әле спектакль әзерләнү чорында гына, шуңа да өзек күрсәтү мөмкин булмады. Аларны без июнь ахырында премьерага чакырачакбыз.

Шушы кичә вакытында без әсәрдәге образларның туганнарын, кызларын, якыннарын күрү бәхетенә ирештек. Тормышта нинди булган ул хатыннар – шул турыда детальләр табу да кызыклы булды.
Луара Шакирҗанова


Һәм мин бу як халкының Казанча сөйләшүенә игътибар иттем. Стәрлебаш бик мәгърифәтле, мәдәниятле як булган. Бу һәрнәрсәдә сизелә. Аларның тормыш-көнкүрешендә дә, сөйләшүендә дә, гореф-гадәтендә дә, киемнәрендә дә. Милләтнең бер өлеше шунда бик әйбәт сакланган, моның белән бик горурландык. Алардагы милли үзаң, татар җанлылык безнең башкалада яшәүче кайбер татарларныкыннан көчлерәк дип әйтә алам”.

Икенче көнне артистлар Стәрлебашның зиратына барып, әсәрдәге образларның прототиплары җирләнгән каберләрен зиярәт кылганнар. Стәрлебаш кальгәсенең хәрабәләрен барып күргәннәр.

Бу экскурсиядә аларны Зәки Зәйнуллин озатып йөргән. Ул авыл һәм аның данлыклы мәдрәсәсе тарихын сөйләгән. Зәйнуллин Стәрлебашның тарихы ХVI гасырдан башлана, ди: “Стәрлебашның салыну елы - 1583 ел. Аның исеме 1745 елга кадәр Каргалы булган. Каргалы кальгәсе исеме белән йөргән. Ул 1200нче елларда салынган булган. Стәрлебаш мәдрәсәсенең китапханәсе булган. 1917 елда анда 65 мең китап исәпләнгән. Андый китапханә бер җирдә дә булмаган. Тугыз йорт салганнар, китапларны шунда саклаганнар. Гражданнар сугышында икесе янган, калганын 1928 елда алып киткәннәр”.

Шамил Закиров
Театрның директоры Шамил Закиров Стәрлебашка барып кайтканнан соң, спектакльнең уңышына ышаныч тагын да артты дигән фикердә: “Ул яклар безне бик кызыксындыра. Чөнки ул бик зыялы халык яши торган мәдрәсәле як. Анда яши торган кешеләр бик кызыклы, чөнки ул яктан зур шәхесләр чыккан. Ул Дәрдемәндле, Акмуллалы як. Аның әле рус телендә укыта торган укытучылар мәктәбе дә булган икән. Нәкъ Казандагы кебек. Безнең спектакль уңышлы чыгар дип өметләнәбез.

Артистлар Хәлим Җәләлев, Алсу Гайнуллина, Равил Шәрәфи, Илсөя Төхвәтуллина, Миләүшә Шәйхетдинова һәм башкаларның образлары бик кызыклы характерлар. Гомумән, бу спектакль безнең афишаны бизи торган, театрның тарихында калачак сәхнә әсәре булыр дип өметләнәбез”, ди ул.

“41нең арбалы хатыннары” спектакле татар театрына Зәки Зәйнуллинны драматург итеп күрсәтеп кенә калмаячак. Моңа кадәр Камал сәхнәсендә Казан арты кешеләре, мишәр, керәшеннәрнең образлары туган иде. Бу спектакльдә сәхнәдә Агыйдел аръягында яшәүче татар кешеләрен дә күрергә мөмкин булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG