Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар социаль ипотека йортларыннан канәгать түгел


Казанның Авиатөзелеш районында яшәүчеләр социаль ипотека нигезендә алган йортлардан канәгать түгел. Алар бу хакта Казан мэры Илсур Метшин белән очрашу вакытында әйткән.

“Комсомольская правда” язуынча, “яшь гаилә” программасы нигезендә Челюскин урамында фатир алган бер кеше диварларның бик каты күгәрүеннән зарланган. Шуның нәтиҗәсендә аның тыны кысыла башлаган.

Илсур Метшин социаль ипотекага бәйле утырышта бу мәсьәләне күтәрергә вәгъдә иткән һәм әлеге проблемны урында хәл итүгә йөкләмә биргән.
XS
SM
MD
LG