Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы интихар һөҗүмендә үлгәннәр саны 102-гә җитте


Пакстанның Әфганстан чигендә оештырылган ике интихар һөҗүмендә үлгәннәр саны 102 кеше булды.

Пакстан хөкүмәт рәсмие Мираҗ Дин әйтүенчә, кичә Пакстанның төньяк көнбатышындагы Моһманд төбәге тирәсендә булган интихар һөҗүмендә үлгәннәр саны 102-гә, ә яраланганнар саны 115гә җиткән.

Кичә хөкүмәт бинасы тирәсенә урнаштырылган бомбаларның шартлавы нәтиҗәсендә 65 кешенең һәлак булуы белдерелгән иде.

Пакстан рәсмиләре үлгәннәр арасында балалар һәм хатын-кызларның булуын белдерә. Моннан кала шартлау нәтиҗәсендә төрмә бинасының бер дивары ишелгән һәм аннан кайбер тоткыннар чыгып качкан.
XS
SM
MD
LG