Accessibility links

Кайнар хәбәр

Японнар Казан белән кызыксына


Казанда “Япония көннәре” тәмамланды. Бу чара кысаларында Япония фотолары һәм аларның иң яхшы фильмнары белән танышырга мөмкин иде. Япон телекомпаниясе исә бу чара һәм күргәзмәгә хезмәтләре куелган каллиграф Владимир Попов турында репортаж ясарга исәпли.

"Япония көннәрен" Татарстанның мәдәният министрлыгы, “Татаркино” дәүләт оешмасы һәм “Сакура” татар-япон сәнгать һәм мәгълүмат үзәге оештырган иде.

Бу көннәр кысасында Япон кино фестивале булып узды. 12 июньнән алып 14енә кадәр “Мир” кинотеатрында 3 фильм күрсәтелде. Аларны Япония вәкиллеге җибәргән.

Асия Садыйкова
Әлеге кинотеатр бинасында ике күргәзмә дә оештырылган иде. Алар турында татар-япон сәнгать һәм мәгълүмат үзәге җитәкчесе Асия Садыйкова болай диде:

“Биредә ике күргәзмә оештырылды. Берсе – Киото турында булган Япон фондыннан фотолар. Киото – ул Япониядә Токиога кадәр башкала булып торган шәһәр. Анда һәйкәлләр бик күп. Японнар аларны бик саклыйлар”.

Японнар бу фотолар белән җир шары буенча йөри, мәгълүмат тарата һәм кешеләрне үзләренә чакыра икән. Шулай итеп, күбрәк туристлар җыярга исәплиләр.

“Фестивальләр оештырганда, һәрвакыт безнең халыкка японнарның, японнарга безнең эшләрне күрсәтәбез”, ди Асия Садыйкова.

Япония фотолары белән беррәттән күргәзмәгә рәссам Владимир Попов хезмәтләре дә кулган. Биредә Медведев, Миңнеханов һәм Япония императорының тугъралары бар.

Синсукэ Исикава
“NHK” Япон телевидениесы хезмәткәрләре бу күргәзмә, бигрәк тә Владимир Попов белән кызыксынган. Рәссамның үзе, аның хезмәтләре турында репортаж эшләп, Япониядә күрсәтергә исәплиләр.

“NHK” телекомпаниясе корреспонденты Синсукэ Исикава бу турыда бик шатланып сөйли.

“Попов эшләре белән кызыксынабыз. Ул урыс каллиграфы, үзе гарәп иероглифлары һәм каллиграфия ясый. Казан – ул мөселман һәм христиан диннәре кушылган җир. Попов – үзе урыс рәссамы, үзе ислам стилендә ясый. Шуңа күрә без бу юлы аның эшләре һәм үзе белән кызыксындык”, ди Исикава.

Шушы ук көндә Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Кремльдә Япониянең Русиядәге вәкиле Масахару Коно белән очрашып сөйләште.

Шушы арада Шәймиев Швейцария телерадиокомпаниясенә (“Swiss National Public Radio and TV”) интервью биргән иде. Компаниянең Мәскәүдәге корреспонденты Петер Гислинг сүзләренә караганда, Казанга килүләренең максаты – мөселман һәм христиан мәдәниятләренең бергә яшәеше турында ярты сәгатьлек репортаж эшләү.

Шулай итеп, японнар гына түгел, Швейцария вәкилләре дә Казан һәм биредә ислам-христиан диннәренең яшәеше белән кызыксына.
XS
SM
MD
LG