Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда метро төзелеше дәвам итә


“Кәҗә бистәсе” станциясе 90%-ка әзер, дип хәбәр ителә. Метро төзүчеләр бу һәм башка тукталышларны тәмамлау өчен зур акчалар сорый. Шул арада аларның “вакытлы” исемнәре телгә кереп бара.

Казанда бер ара, метро төзелеше туктаган икән, дигән сүзләр йөрде. Соңыннан, төзелеш яңадан башланган, дип язучылар булды. Төзүчеләрнең армый-талмый эшләвен күрсәтер өчен күрәсең, пәнҗешәмбе көнне метро өчен казылган чокырларны карарга президент, шәһәр башлыгы һәм мәгълүмат чараларын чакырдылар.

Анда метро өчен җаваплы түрәләр, Казандагы җир асты юлының яңа бер тукталышы – “Кәҗә бистәсе” станциясе инде 90% әзер, дип белдерде.

Гади казаннар һәм хакимиятләр дә метро төзелешенә зур өметләр баглый. Чөнки 2013 елгы халыкара ярышлар вакытында метро шәһәр транспорт челтәренең мөһим бер өлеше булыр, дип карала.

2010 елда метро төзелешенә Федераль үзәктән акчалар килми башлаганнан соң, төзүчеләр кыен хәлдә калды.

“Кәҗә бистәсе”нең 10 проценты

“Казметрострой” оешмасы башлыгы Марат Рәхимовның әйтүенә караганда, “Кәҗә бистәсе”н эшләп бетерү өчен тагын 2,5 миллиард сум кирәк. Метро төзүчеләр тагын 700 миллион сумны тонельләрне үтүгә тотмакчы. Республика бюджетында бу төзелеш өчен 2,6 миллиард сум каралса да, бу сумма гына җитми икән. Шуңа метро төзүчеләр акчаны якынча икеләтә арттырып бирергә сорый. Президент Рөстәм Миңнехановның бу үтенечкә җавабы хәбәр ителми. Карар соңыннан кабул ителәчәк, дип яза матбугат.

"Алтынчәч" җир өстәнә чыккан урын, Казан, 5 август, 2010 ел.


"Кызлар" эшcез утырмый


Акчаларның язмышы әле билгеле булмаса да, кызлар исемнәре белән аталган казу машиналарының эш планнары инде төзелгән. Якын көннәрдә “Айсылу” машинасы “Завод” тукталышыннан “Мәскәү” станциясенә таба казып барачак, аны Декабристлар урамы белән тоташтырыр өчен “Алтынчәч” машинасы эшкә җигелә. “Сөембикә” машинасына ноябрьдә “Декабристлар” тукталышыннан “Кәҗә бистәсенә” таба җир астын юлын башлау бурычы куела.

“Вакытлы” исемнәр

Булачак тукталышларның исемнәре әлегә төгәл булмаса да, аларны матбугатта түрәләр атый торган “вакытлы” исемнәр белән йөртәләр. Шулай итеп төрле чыгышларда “Кәҗә бистәсе” тукталышы эш телгә алына. Заманында бу атамага күп тәнкыйть сүзләре әйтелсә дә, ул шул килеш калды. Энергетика университеты да метро төзүчеләренә мөрәҗәгать итеп, станциягә университет исемен бирү үтенече белән чыккан иде, әмма бу башлангыч нәтиҗә бирмәде.

Газетларда, “Кәҗә бистәсе” бигрәк ямьсез яңгырый, башка исемнәр юк мени, дип әйтүчеләр булды. Әмма әлегә бу тукталыш исеме үзгәртелмәде.

Хәзер Волгоград һәм Декабристлар урамнары кисешкән җирдә “Декабристлар” станциясенең корылуы турында күп язалар. Бу исемне президент Рөстәм Миңнеханов та үзгәртергә киңәш иткән. Мәсәлән ул: “Бәлкем аны якында Мәскәү районы базары урнашуын истә тотып “Мәскәү” тукталышы итеп атарга кирәктер?”, дигән.

Шулай ук Казанның икенче зур тимер юл вокзалы янында корылып килгән “Мәскәү” станциясе дә әлегә шулай йөртелә. Еш кына “Авитөзелеш” һәм “Завод” тукталышлары да телгә алына.

Исемнәр үзгәрергә мөмкин

Казан шәһәр идарәсе вәкилләре әйткәнчә, метро тукталышы исемнәре әле үзгәрергә мөмкин. Бу мәсьәләне топонимика комиссиясе карый. Анда җәмәгатьчелек вәкилләре дә үз тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә ала. Метро тукталышларының исемнәре Казан шәһәр Думасы җыелышында расланырга тиеш. Алар гадәттә станцияләрне ачу алдыннан тәгаенләнә, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәр идаресендә.

Метро төзелешенә акча җитмәү проблемаларын истә тотканда, “Кәҗә бистәсе”нең якын көннәрдә ачылуына өметләнеп булмый. “Мәскәү”, “Декабристлар”, “Авиатөзелеш” станцияләрен 2013 елда гына эшләтеп җибәрергә җыеналар. Аңарчы бәлкем бу исемнәргә халык та күнегер.
XS
SM
MD
LG