Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан думасына сайлау: сәяси уеннар башланды


“Җинаять һәм канун бозуга каршы” хәрәкәтен җитәкләүче Дмитрий Бердников Казан думасына сайлаулар вакытында бәйсез намзәтләр блогын булдырырга җыена. Ул Мөхәммәт Сабиров, Александр Штанин, Александр Салий, Михаил Щеглов, профессорлар Александр Салагаев, Рафаил Хәкимов, Дамир Исхаков, Мидхәт Фарукшин депутатлыкка дәгъва итәргә тиеш дип белдерде.

Казан думасына депутатлар сайлау октябрь аенда узачак. 50 депутатның 25-е бер мандатлы бүлгәләрдән сайланса, калган икенче өлешен сәяси партияләр исемлек белән тәкъдим итә. Бердников бер мандатлы округларда зыялы кешеләр сайланырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, Казан шәһәрен беренче чиратта сәяси фиркаләр түгел, билгеле кешеләр күрсәтә. Шуңа ул думага тәкъдим иткән кешеләрнең барысының да Казан өчен эшләвен әйтә.

Казан думасы депутатлары битараф

Дмитрий Бердников (у) Казанда пикет оештыра
Дмитрий Бердников үзе Казан думасында депутат булмаса да, утырышлар вакытында депутатлар алдында чыгыш ясарга җай таба белә. Әмма депутатларның ул күтәргән экология һәм башка проблемаларга битараф калуын искәртә.

Шуңа Казан думасында Мөхәммәт Сабиров, Александр Штанин, Александр Салий, Михаил Щеглов, профессорлар Александр Салагаев, Рафаил Хәкимов, Дамир Исхаков, Мидхәт Фарукшин депутат булырга тиеш дигән фикергә килгән ул.

“Депутатлар үз фикерләрен әйтә белергә тиеш. Чөнки алга киткән илләрдә депутатларның һәрберсе үз эшен эшли: алар яза, экология мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Әмма Казан думасы депутатлары моны эшләми”, ди Дмитрий Бердников.

Мэрны халык сайларга тиеш

Моңарчы Казан мэрын халык сайлап куйган булса, хәзер аны шәһәр думасына үткән депутатлар билгели. Бу турыда дума депутатлары мэр сайлау турындагы уставка үзгәрешләр кертте. “Җинаять һәм канун бозуга каршы” хәрәкәт җитәкчесе бу гамәл канунга каршы килә, ватандашларның хокукы бозыла дип саный. Мэрны бөтен халык сайлап куярга тиеш, ди ул.

Боларны исәпкә алып, Бердников бу карарны Вахитов районы мәхкәмәсенә биргән. Дүшәмбе көнне беренче утырыш булачак икән.

Шәймиевкә мэр кәнәфие тәкъдим ителә

Дмитрий Бердников Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Казан думасына депутат булып сайланып, думаны җитәкли ала дип фаразлый. Шәймиевнең хуҗалык эшләрен яхшы белүе Казанга ярдәм итәргә тиеш.

“Илсур Метшинны Казан мэры итеп Шәймиев теләге белән куйдылар. Әмма соңгы вакытта аның эше күпләрдә ризасызлык уята. Метшин артында торган кеше аның өчен җаваплы булырга тиеш”, ди Бердников.
Миңтиер Шәймиев Камил Исхаковның туган көненә картина бүләк иткән иде

Дмитрий Бердников үзе хәзерге Казан мэры Илсур Метшинга шәһәр думасы утырышында теләсә кайсы сайлау округында көндәш булырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта Бердников Казанга яңадан Камил Исхаковны кайтару яклы.

Күзәтүчеләр киләсе сайлауда Исхаков һәм Метшин командасы арасында зур сәяси уен буласын фаразлый. Метшин шактый көчле фигура булса да, президент Рөстәм Миңнеханов уенны үзенчә дә хәл итәргә мөмкин. Ә Метшин белән Миңнеханов аралары җылы булмавы беркемгә дә сер түгел.

Салагаев: Бердников миңа берни дә әйтмәде

Казанның урыс җәмгыяте рәисе, социолог Александр Салагаев Дмитрий Бердников фикерен хупласа да, яңадан сәясәткә кайтырга теләми. Ул элек шәһәр думасында депутат булган, хәзер күбрәк фән белән шөгыльләнергә уйлый.

Мисал өчен, туксанынчы елдагы сайлауда думага төрле акыл ияләре, оешма вәкилләре сайланган була.

“Хәзер анда дәүләткә буйсынган кешеләр кул гына күтәреп утыра”, ди Салагаев.

Думага үткәрмәсәләр, аксакаллар шурасы төзибез


Дмитрий Бердников әгәр ул тәкъдим иткән кешеләр, шәһәр думасына үтмәсә, аксакаллар шурасы кебек оешма төзиячәген әйтә. Чөнки Мөхәммәт Сабиров, Александр Штанин, Александр Салий, Михаил Щеглов, прфессорлар Александр Салагаев, Рафаил Хәкимов, Дамир Исхаков, Мидхәт Фарукшин сәяси, мәдәни яктан Казанга зур файда китерә ала, алар үзенчәлекле шәхесләр, ди ул.

Шушы көннәрдә Шәймиевнең “Яңарыш” фондына биш миллиард сум акча туплавы билгеле булды. Бердников сүзләренчә, бу акча Казандагы тарихи биналарны, мисал өчен, Милли китапханәне, җимерелгән “Болгар” кунакханәсен торгызу өчен дә бик кирәк.
XS
SM
MD
LG