Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда цивильләрнең үлүенә каршы протест чаралары узды


Хәрби чаралар вакытында гади халыкның зыян күрүенә каршылык белдергән халык Вардак вилаятендә протест чараларын уздырды.

Протестларны кабындырган вакыйга - чит ил хәрбиләренең 3 гөнаһсыз авыл кешесен үтерү хәбәре булды.

300ләп кеше райондагы зур юлны туктатып Америкага каршы шигарьләр кычкырды.

Мәгълүматны кире каккан НАТО хәрбиләре исә бу районда Талибан сугышчылары белән булган бәрелештә берничә сугышчының үтерелүен, берсенең кулга алынуын белдерә. Талибан карамагындагы райондагы вакыйга исә таң алдыннан булган.
XS
SM
MD
LG