Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашмирда чуалышлар дәвам итә


Һиндстанның Дҗамму-и-Кашмир виләятенең кайбер шәһәрләрендә тәүлек буе коммендант вакыты кертелүгә карамастан чуалышлар дәвам итә.

Йөзләрчә демонстациясе полиция хезмәткәрләренә таш ата.

Кашмирның мәгариф министры йортын саклаучы полиция утлы корал кулланырга мәҗбүр булды. 20 кешенең, шул исәптән берничә полиция хезмәткәренең яралануы хәбәр ителә.

Һиндстан хакимиятләре сәясәтенә каршы киңкүләм протест чараларына кичә башланды.

Кашмир башкаласы Сринагар урамнарына дистәләрчә мең кеше чыкты.

Дҗамму-и-Кашмирда күпчелекне мөселманнар тәшкил итә һәм биредә Һиндстаннан аерылу теләге шактый көчле.
XS
SM
MD
LG